поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.03.2021 Спорт

Сугыш һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә багышланган спорт бәйрәме узды

1952 елда данлыклы шагыйрь, спорт мастеры Маннур Саттаровның Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбенә директор булып килүе рухи күтәрелеш чоры булып истә калды. Аның җитәкчелегендә Юкәле тауда трамплин төзелде - тау башындагы агач вышкасының биеклеге – 7-8 метр, ә сикәлтәсе 1-1,5 метрга җитә иде.

 Кыю, булдыклы һәм тәвәккәл буласың килсә

 
 
 
Үткән гасырның 50 - 60нчы елларында чатнама суыклар булуына карамастан, могҗизага тиң тамашаны күрергә Ярмәкнең яше-карты гына түгел, ат чаналарына төялеп, күрше авыллардан мукшылар, чувашлар да киләләр, ярышларда катнашалар иде.
 
Берничә ел эшләгәннән соң Маннур Саттаров Казанга китте. Авылдагы спорт эшләре физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Ширияздановка тапшырылды.
 
Ул вакыттагы укытучыларның күбесе – фронтовиклар. Алар берничә буын көчле рухлы, бай табигатьле яшьләр тәрбияләделәр. Бу традицияләр Иске Ярмәктә әлегәчә югалмаган.
 
Әлбәттә, физкультура һәм спортка игътибар бирелүе дә зур роль уйнады. Мәсәлән, мәктәпнең спорт командасы дәрәҗәсе шулкадәр югары иде, хәтта “икеле”се булган һәм тәртип ягыннан аксаган укучыларны командага алмыйлар иде. Шул чакта спорт командасына кергән укучыларга гына бирелә торган ботинкалы чаңгылар, минемчә, хәзерге иномарка машинасына тиң булгандыр, мөгаен.
 
Ә тормыш авыр иде. Мәктәптә берничә балага бер дәреслек булган, дәфтәрләр, язу каләмнәре берәмләп кенә бирелгән вакытларда мәктәпкә ботинкалы чаңгылар, чемпионнар гына кия торган спорт киемнәре, турник, брусья, гер кебек спорт җиһазлары кайтару авырлыгын күз алдына китерүе дә кыен. Ә менә Мөхәммәтнур Шириязданов район җитәкчелегенә, КПССның Куйбышев өлкә Башкарма комитеты рәисенә приемга йөри-йөри, мәктәп өчен спорт җиһазлары кайтару бәхетенә иреште.
 
Нәтиҗәдә, мәктәптә спорт осталары үсүгә юл ачылды, армия сафларында хезмәт иткән укучыларыннан, командирларыннан күпсанлы рәхмәт хатлары килә иде. Гамил Әхмәтгалиевның Куйбышев һәм Чиләбе өлкәләре чемпионы булып танылуы, Россия Федерациясе беренчелегенә багышланган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулап килүе дә укытучы казанышыдыр, дип уйлыйм. Шулай ук татар көрәше баһадиры булып танылган авылдашыбыз Салават Йосыпов та трамплиннан бик оста сикерә иде. Спортның бу төре аны чыныктырды, мәктәпне тәмамлаганнан соң ул күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы, атказанган тренер һәм атказанган спорт мастеры булып, ил күләмендә танылды. Әле дә Самара өлкәсендә зур спорт чаралары уздырылганда кайта, көрәш буенча судья булып, мәртәбәле жюриларда утыра. Шулай итеп, трамплиннан сикерүче гайрәтле егетләр тормышта да үзләрен кыю, булдыклы һәм тәвәккәл ирләр итеп күрсәттеләр.
 
Ул чакларда салынган спорт традицияләре бүген дә уңышлы дәвам итә. Дөрес, трамплин күптән инде сүтелгән. Ләкин Юкәле тау итәгендә ел саен чаңгы трассасы салына, кыш буе халык, бигрәк тә укучы балалар, ярышларга әзерләнәләр. Менә быел да, яңа коронавирус авыруына, һава шартларына карамастан, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә багышланган спорт бәйрәме уздырылды.
 
Бәйрәмгә, гадәттәгечә, авыл халкы күп җыелган иде. Чаңгы ярышларында мәктәп балалары, урта һәм олы яшьтәге авыл халкы катнаштылар. Аларга мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
 
Бу чара ел саен чын бәйрәм төсендә уздырыла. Зур җиз самовар янында һәркем кайнар чәй, коймак, пылау кебек ризыклардан авыз итеп, кунак булып китә. Оештыручылар да сынатмадылар, ярышны зур осталык белән, төгәл алып бардылар.
 
Кышкы спорт бәйрәмендә оешканлык, күңел күтәренкелеге, җиңүгә омтылу сыйфатлары ачык күренде. Әтиебез хөрмәтенә уздырылган чараны матур, төгәл оештырган өчен авыл администрациясенә, мәктәп коллективына, социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәрләренә, мәчет мәхәлләсенә, мәктәп укучыларына, авыл халкына һәм җанатарларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
 
Мөхәммәтнур Шаһимәрдән улы ШИРИЯЗДАНОВның балалары Фәрид, Фәнис һәм Кадрия.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»