поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.03.2021 Криминал

Актанышта күршесе 83 яшьлек әбине өч сәгатьтән артык мәсхәрәләгән

Актаныш районы Богады авылында 57 яшьлек ир-ат күршесен, хезмәт ветеранын, 83 яшьлек әбине ерткычларча кыйнаган һәм көчләгән. "Ирлеген" 23 февральдә менә шулай күрсәткән, ди авылдашлары әлеге адәм хакында.

Шикләнелүче кулга алынган, әлеге җинаять эше прокуратурада аерым контрольдә, дип хәбәр итте «Шәһри Казан» газетасына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 
 
Әлеге коточкыч хәл 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә булган. Салмыш хәлдәге ир күршесенең өенә бәреп кергән, аны кыйнаган, шуннан соң аны явызларча көчләгән. 
 
Өч сәгатьтән артык ул әбине мәсхәрәләүне дәвам иткән. Әбине беренче тапкыр икенче як күршесе тапкан, бу хакта тиешле урыннарга хәбәр иткән.
 
Һәлакәт урынына тиз арада килеп җиткән әбинең оныгы шунда ук теге ир янына сөйләшергә кереп киткән. Сүз иярә сүз китеп, ирләр арасында җәнҗал куба. Шул арада полиция килеп җитә һәм аларны аера. 
 
Шул ук көнне зыян күрүченең оныгы полициягә гариза язган. Әбинең тәнендә күп санлы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре табылган, тешләре коелып беткән.
 
Табиблар җенес органнарын һәм авызын тегү буенча берничә операция үткәргән. Пенсионер әле һаман да шок хәлендә, мондый вәхшилек белән картлык көнендә күзгә-күз очрашыр дип кем уйлаган. Аның белән хәзер табиб-психологлар эшли.
 
Көчләүче РФ Җинаять кодексының 132 маддәсе (сексуаль характердагы көчләү гамәлләре) буенча гаепләнә. Моннан тыш, әбисен җәберләгән кешене кыйнаганы өчен пенсионерның оныгына карата да РФ Җинаять кодексының 112 маддәсе буенча (сәламәтлеккә уртача зыян китерү) җинаять эше кузгатылган. Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан без Актаныш районы Иске Богады авыл җирлегенә шалтыраттык. 
 
- Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләр бик үк дөрес түгел, - диде безгә авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, - Мин ул ир белән дус түгел, ул үзе минем яныма килеп, җикеренгәне бар. Аны тикшерүдән йолып калу өчен дә берни дә эшләмәдем. Моңа тиешле вәкаләтләрем дә юк. Тикшерү ничек кирәк, шулай эшләр. Гаепле кеше барыбер тиешле җәзасын алачак. 
 
- Бөтен авыл халкы шок хәлендә, - дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән, шул авылда яшәүче ханым. - Олы яшьтәге карчыкны шулай мәсхәрәләп чыгу иң азаккы эш бит. Мондый кешелексезлекне күргәнебез юк иде. Бик каты кайгыра, адәм мәсхәрәсе, дип елый икән әбекәй. Бу хәлләрдән соң ялгыз яшәүче әбиләр өйләреннән чыгарга куркып, бикләнеп утыралар. Иң каты җәза бирелсен иде җирбиткә. 
Фото: http://pixabay.com
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»