поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.03.2021 Язмыш

Тинчуринлылар Наил Шәйхетдиновны искә алды

Бүген Тинчурин театры коллективы Самосырово бистәсе янындагы мөселман зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберен зиярәт кылды. Якыннары, хезмәттәшләре күренекле сәхнә остасын искә алды, рухына дога кылды.

Әлеге чара аның туган көне уңаеннан оештырылды. 1 нче март Наил Шәйхетдиновка 80 яшь тулган булыр иде.

Наил Шәйхетдинов 1941 нче елның 1 нче мартында Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. 50 ел театрда эшләү дәверендә ул Хуҗа (Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Әкбәр (И.Юзеев «Кыр казлары артыннан»), Гайфи (Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай!»), Зыя (Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым»), Юныс хаҗи (Ш.Камал «Хаҗи әфәнде өйләнә»), Мәлик Рәййан (Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха») һәм башка тамашачылар күңелен яулаган бихисап рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 2016 нчы елның 25 нче гыйнварында вафат булды. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артистыбызның рухы шат булсын! Яраткан артистыбызны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз, дип яза театрның рәсми сәхифәсе.


---
Тинчурин театры
№ --- | 02.03.2021
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»