поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.02.2021 Фаҗига

Татарстанда 11 кешедән торган гаилә йорт-җирсез калган

25 февральдә төнлә Яшел Үзән районы Васильево шәһәр тибындагы поселогында килеп чыккан янгынның нечкәлекләре билгеле булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, килеп чыккан хәлнең сәбәбе төзек булмаган электр җиһазлары булган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Әлеге янгын нәтиҗәсендә 11 кешелек гаилә түбәсез калган. Хәзер аларны шул ук поселокта яшәүче туганнары сыендырган. Аларга шунда ук Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән һәм өйгә янгын турында хәбәр итүче махсус җайланма урнаштырган.
Хәзер Васильевода йортлары янучыларга ярдәм йөзеннән акча, әйбер һәм продуктлар җыю оештырылган. Ә җирле хакимият якын арада күп балалы гаиләгә фатир бүлеп бирергә вәгъдә иткән.
 
- Бу мәсьәлә хәзер хәл ителә. Мондый куркыныч бәлада калдырмабыз! - диде бистә башлыгы урынбасары Евгения Пушилина.
 
Исегезгә төшерәбез, янгын төнлә, гаилә йоклаган вакытта башланган. Янгын сүндерүчеләр сигналына баштан өлкән кызлары уянган, ул әти-әнисен уяткан. Тегеләр шунда ук балаларны җыя һәм аларны тәрәзәдән урамга чыгара башлыйлар - ишек аша чыгу юлы төтен аркасында киселгән була. Шулай итеп, әти-әниләр барлык сигез балаларын да куркынычсыз урынга чыгара һәм хәтта аларны мунчага урнаштыра алган.
 
Өйдә бары тик бер бабай гына калган, үзе мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаган - ир-ат инсульт кичергән, һәм тәрәзәдән үзе чыга алмаган. Аны йорт хуҗабикәсе урамга чыгарырга тырышкан. Бабайны һәлакәт урынына килгән Татарстан Росгвардиясе хезмәткәрләре коткарырга ашыккан.
 
Прапорщик Ренат Хәмитов һәм сержант Айрат Нәҗметдинов пенсионерны күтәреп чыгып, оныклары урнашкан мунчага күчергәннәр.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәннәр. Янгынның гомуми мәйданы 56 тәшкил иткән.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»