|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2021 Шоу-бизнес
Айваз Садыров баласына бик матур исем сайлаган“Кызыбызга Газизә дип исем куштык. Гарәп исеме. Мәгънәсе – бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге. Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар", - ди Айваз. "Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде. Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.
Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. Кем соң син? дип сорагач, «мин Газизә!» дип җавап кайтарган сабый. Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер”, – дип уртаклаша ул.
Исегезгә төшерәбез, "Матбугат.ру"га күңелле хәбәр 18 февраль көнне килеп ирешкән иде: "Татар радиосы"ның элеккеге баш мөхәррире Айваз Садыров тәүге тапкыр әти булды.
"Бүген дөньяга Әти Кызы аваз салды. Рәхмәт Бөек Раббыбызга",- дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
Айваз белән Алинә узган елның октябрендә өйләнешкән иде. Туй "Туган авылым" комплексында гөрләде.
--- |
Иң күп укылган
|