поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.02.2021 Фаҗига

Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар...

Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш юлында ике машина бәрелешү аркасында дүрт кешенең һәлак булуы турында язган идек. "Киа" автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыгып, "Лада" автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

"Киа" хуҗасы да, "Лада" автомобиле  йөртүчесе һәм аның ике пассажиры да һәлакәт урынында  вафат булган. "Лада" машинасы пассажирлары - ирле-хатынлы Фәридә һәм Рафик Хашимовларның, парлашып, бәби чәенә барулары булган. Әмма аларга көтелгән җиргә барып җитәргә язмаган, юллары да, гомерләре дә өзелгән.
 
Фәридә апаның туганы, "Шәһри Казан"ның даими авторы Нәзирә Гыйззәтуллина "ШК"га сөйләгәнчә, ике туган апасы белән җизнәсе такси яллап чыгып киткәннәр. 
 
- Фәридә апа да, Рафик җизни дә Балык бистәсендә туып, шунда тигез, матур гомер кичергән, хезмәт иткән парлар. Ике балага төпле тәрбия бирделәр, алты оныклары бар. Бүген таксида туганнарына бәби ашына барырга чыкканнар. Каршыга чыккан "КИА" машинасы үзенең дә, калган өч кешенең гомерен өзгән...
 
Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын. Барыбыз да руль артында йөрибез, каядыр ашыгабыз. Аллаһ Тәгалә юл хәвефләреннән, башка хәвеф-хәтәрләрдән сакласын! - дип сөйләде ул. 
 
Фәридә ханымга - 60, тормыш иптәше Рафикка 61 генә яшь булган. 
 
"Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. 
- Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә. 
 
"Лада" машинасын йөртүче таксист -  Балык Бистәсе кешесе. Нәзирәнең әйтүенчә, Ванил абый гомер буе руль артында йөргән тәҗрибәле машина йөртүче булган.
 
Сак булыгыз юлларда!
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»