|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2021 Мәдәният
Халык артисты Андрей Мягков вафат
РСФСРның халык артисты Андрей Мягков 82 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости язып чыкты. Үлемнең сәбәбе һәм шартлары әлегә ачылмый. Актерны җирләү датасы һәм урыны да билгеле түгел. Андрей Мягков 1938 елның 8 июлендә Ленинградта туган. 1960 елларда МХАТ мәктәбен тәмамлый һәм «Современник» театрында хезмәт итә башлый.
Тамашачылары аны «Ирония судьбы, или С легким паром!» һәм «Служебный роман» фильмнары аша белә. Шулай ук «Гараж», «Жестокий романс», «Дни Турбиных», «На Дерибасовской хорошая погода, или На Брайтон-Бич опять идут дожди», «Послесловие», «Надежда», «Серебряные трубы» аша хәтерли.
РСФСРның халык артисты исемен актер 1986 елда ала. 2019 елның маенда аңа III дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|