поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.01.2021 Җәмгыять

"1 яше тулганда, улыбызның ишетмәгәнен аңладык"

Мөслимдә гомер итүче Илдар Галимов сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз сала. Йөзе елмаюдан балкыган сабый әти-әнисенең иң зур сөенече була.

— Озак еллар Казанда яшәдек. Илдарның әтисе белән икебез дә — Саба районыннан. Яшьли шәһәргә китеп төпләндек, — ди әнисе Гүзәл. — Илдар — көтеп алган беренче сабыем. Улыбыз еш салкын тиеп авырды. Дарулар да күп эчте. Ул чорда башка укол кадыйлар иде. Нигә алай эшләгәннәрдер, белмим. Соңыннан, препаратның дозасы артык булып, кан тамырына авырлык килгәндер, диделәр.

1 яше тулганда, Илдарның ишетмәгәнен аңладык. Сау-сәламәт балабызны табиблар гына харап итте.

6 яшенә кадәр Илдар Казандагы махсус бакча-интернатка йөри. Аннан начар ишетүче балалар өчен Бөгелмә шәһәрендәге интернат-мәктәптә укый.
 
— Илдар янына барып йөрдек, ялларга, бәйрәмнәргә өйгә алып кайта идек. 20 яшенә кадәр шушы мәктәптә белем алды, — ди әнисе. — Анда Илдар кебек укучылар шактый иде. Аларның әти-әниләре белән аралашканда шуны белдем: күп балага кечкенә чакта салкын тигәннән башларына укол ясаганнар. Дөрес кадалмаган укол тискәре нәтиҗәгә китергән.
 
Гүзәл апа Мөслимгә 1995 елда күченә. Туганы чакыргач, озак уйламыйча, шушы районга кайтып төпләнә.
 
 
20 яше тулгач, Бөгелмәдән Илдар да әнисе янына кайта. Егет Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына ярдәмче-эшче булып урнаша. Үз тырышлыгы белән кирпеч салырга өйрәнә, әкренләп оста ташчыга әйләнә.
 
— Илдар сыман үҗәт, тырыш, тынгысыз кешеләр сирәк. Исем өчен түгел, булсынга дип эшли. Үз тырышлыгы белән ике катлы йорт җиткереп килә. Бүген газ кертү мәшәкате белән йөри. Хөкүмәт эшеннән кайткач, “шабашка”га йөрергә, аннан өендә эшләргә ничек җитешәдер?! Ару-талуны белмәс, ныклы ихтыяр көченә ия, һәрьяклап булган ул! Өен салганда да, маңгайга беркетелә торган фонарь белән яктыртып, инструментларны тешенә кыстырып булса да, берүзе хезмәт куйды. Мондый ир-егеткә ничек сокланмыйсың?! — ди хезмәттәшләре.
 
Илдарның тормыш иптәше Александра — табиб-педиатр, Ульяновск кызы. Илдар белән уртак танышлары аша таныша.
 
— Саңгырау кешегә кияүгә чыгармын дип гел уйламаган идем. Язмышыңа нәрсә язылганын белмисең бит. Илдар белән гаилә коруыбызга үкенмим. Бик ярдәмчел, гаилә һәм бала җанлы ке¬ше ул, — ди Александра Галимова.
 
Инде гаилә коруларына да 6 ел икән. Кызлары Әминәгә — 4, Заринага 2 яшь.
 
Якыннары җитеш тормышта яшәсен дип көчен жәлләми эшләгән Илдар кебек ир-егетләр — гаиләнең ныклы тоткасы!
 

Лилия ШӘЙМИЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 28.01.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»