|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2021 Җәмгыять
Лилиана Ирназарова 99 яшендә дә догалар белән өшкерүче әбигә йөриБашкортстанның Дүртөйле районы Иске Баеш авылында яшәүче Зәйтүнә Гыйльметдиновага 99 яшь. Ул 1921 елның 10 октябрендә туган. Аны “өшкерүче әби” дип йөртәләр. Зәйтүнә әби белән безне җырчы — Дүртөйледә яшәүче Лилиана Ирназарова таныштырды. Зәйтүнә әби бик фәкыйрь гаиләдә туа. Гомер буе колхозда тир түгә: амбарда, фермада төрле эшләрдә хезмәт куя. Оста куллы, бик тырыш, көчле хатын-кыз була. Авылда еш кына аның турында: “Ат кебек җигелеп эшли”, “Зәйтүнә өйгән эскерт иң ныгы”, — дип әйтә торган булганнар. Язмыш үзен һәрчак сыный. Сугыш вакытында, ачтан үлмәс өчен бер уч ашлык урлап тотылып, төрмә газабы да кичерергә туры килә. Авылдан сигез хатын-кыз сигез елга якын зинданда утыра. Мәрхүм ире Кәшти инвалид була. “Тавык күзе” дигән чирдән интегә. Шуңа армия сафларына бара алмый. Зәйтүнә әби белән Кәшти бабайның, кызганыч, балалары булмый. Шуңа бүген ул ялгызы көн күрә.
— Әбекәебез быел 100 яшен тутырачак. Ул — утны-суны кичкән карчык. Тормыш авырлыклары аны тагын да чыныктырган, — дип сөйли Лилиана.
— Яшенә күрә сәламәтлеге яхшы. Аллага шөкер, үз аякларында йөри. Күзлекне укыганда гына кия, хәтере дә әйбәт. Усал әле үзе, җитди дә. Кечкенә генә өе бар, кайчан килсәң дә, һәрчак чиста. Миче әле дә тора. Телевизоры юк. Радио гына тыңлый. Гаиләсе булмагач, аны социаль хезмәткәрләр килеп карый. Зәйтүнә әби янына еш йөрибез. Мине балачактан догалары белән өшкерде. Шулай күз тиюдән коткара иде. Өшкергәннәре һәрчак булышканга, хәзер улларымны аңа йөртәм. Бала каты елаганда каптырырга дип, еш кына балга дога укып бирә. Авылда, якын-ти¬рәдә аны яхшы беләләр. Кемнең баласы йоклый алмый, бик каты елый, кайсыныкына күз тия — барысы да Иске Баешка алып килә. Әбекәебез исән генә булсын! Сәламәтлек телибез.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|