поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.01.2021 Шоу-бизнес

Вәсилә Фәттахова турында Фирдүс Тямаев: "Вәсиләнең ир хатыны буларак бер сыйфатына игътибар иттем"

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафатына биш ел тулды. Ул вакытта Хәния апа исән иде әле. Аның Вәсиләнең балалары өчен үзәге өзелгәне истә. "Артистлар арасында дуслык булмый", - диләр күпләр. Була күрәсең...

Дуслык дигәннән. Вәсилә Фәттахова белән Фирдүс Тямаев дуслыгы турында беләсезме? Үзе бу хакта менә ни сөйли җырчы:

"Илгиз Абдрәкыйпов (Вәсиләнең тормыш иптәше) ул вакытта администратор булып эшли иде. Таныштык. Вәсилә белән икесе минем Уфадагы беренче концертымны оештырдылар. Бу минем өчен зур вакыйга булды. Илгизнең фатирына кунарга кайттык. Төне буе сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Шул вакытта Вәсиләнең ир хатыны буларак бер сыйфатына игътибар иттем. Ипле генә өстәл кырына килеп сыйлап-кыстап китә, ләкин ирләр сөйләшкәндә тыгылмый, тыныч, мөлаем гына хуҗабикә ролен үти.

Ә бит ул заманда ук танылган, халыкның яраткан җырчысы иде. Сөйләшкәндә дә ул чын дипломат иде. Акыллы хатын — өй бизәге шул. Озак тормыйча, алар Казанга гастрольләр белән килде. Вәсилә сәхнәдә бик тыйнак, сабыр, гадилеге белән тамашачыны җәлеп итә иде. Менә шулай безнең гаиләләр дуслыгы традициягә әйләнде.
 
Шул вакытта Вәсилә белән Илгиз арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә игътибар иттем. Бер-берсен ярты сүздән аңлый торган парлар бик сирәк бит. Һәм еллар үтү белән мин үземне бик бәхетле ир-ат дип саныйм. Минем Резедәм дә Вәсиләгә ошаган. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын», дип әйтеп калдырган борынгылар.
 
Вәсилә минем иҗатымны күзәтеп барды. Икебез дә композиторлар, яки автор-башкаручылар буларак, безнең уртак җимешләребез күп иде. Ул минем Диләрә Солтанова сүзләренә язган «Мәхәббәтем» исемле җырымны үзенең репертуарына кертте, хәтсез вакыт аны бик теләп җырлады".
Ханис Хаҗимовның "Вәсилә Фәттахова" китабыннан.
Фото: "ВКонтакте"

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»