|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2021 Җәмгыять
Нәни кызы өчен дәваханәдән качкан һәм ... үлгәнАнглиянең Суррей графлыгында яшәүче яшь ир, инфекция йоктырып, 6 айлык кызын чирдән сакларга теләп, ковид-госпитальдән качып кайткан һәм үлгән. 27 яшьлек Дэвид Уорнер, күкрәк читлегендәге авыртуларга зарлынып, дәваханәгә килгән. Аны кичектергесез ярдәм бүлегенә озатканнар, ковидка тест ясаганнар. Әмма ир, анализ нәтиҗәләрен көткәндә, COVID-19 йоктырырмын дип, тизрәк медицина үзәгеннән кайту ягын караган.
Уорнер гаиләсе янына кайткан. Төнлә гаиләнең 6 айлык кызлары Эви елый башлаган. Уорнер кызын тынычландыра башлаган, күп тә үтми аны бүлмәдә үлгән килеш тапканнар.
“Аның соңгы сүзләре: “Мин сине яратам, хәзер керәм”. Аны үлгән икәнен аңлагач, бөтен дөньям җимерелгән сыман булды”, – ди Уорнерның хатыны Вики Джонс.
Хатын сүзләренчә, табиблар, анализлары әзер булганчы дип, Уорнерны COVID-19 белән авыручылар белән бер палатага салырга уйлаган. ӘммаУорнер баш тарткан.
“Ул өйдә 6 айлык кызы көтүен, һәм Эви сәламәтлеген хәвеф астына куйганчы, күкрәгендәге авыртуларга түзәчәген әйткән”, – ди хатыны
Әйткәндәй, яшь ирнең үлеменнән соң коронавируска тапшырган тест нәтиҗәсе килгән. Ул тискәре булган.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: sobesednik.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|