поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.01.2021 Җәмгыять

Әниләребез исән-сау булганнар нинди бәхетле без!

Без – хатын-кызлар шушы якты дөньяларны кул хезмәтебез белән бизәп, якыннарыбызны тәмле ашлар белән сыйлап, тирә-юньдәгеләргә күңел җылыбызны өләшеп яшәргә яратылган нәфис затлар.

Әниемнең бәйләгән, чиккән әйберләренә, пешергән ризыкларына сокланмый калган минутым юк. Кечкенә чакта әни назында үсәргә дә насыйп булмаган югыйсә үзенә. Кыз балага бит аңа үсмер вакытта бигрәк тә әни кирәк. Аның җылы киңәшләре, баласын тормышка әзерләве кирәк. Ә минем әнием дөньяга килүгә үк ятим калган. Бәлки нужа, мохтаҗлык үзенекен иткәндер – әнием кечкенәдән тырышлыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган. Язмыш бит ул бер сынаганны гел сыный. Инде әтиебез дә фаҗигале төстә вафат булгач, болай да дөньяны ирле вакыттан ук җигелеп тарткан әнигә монысы ир-ат эше, монысы хатын-кыз эше дип аерып торырга бөтенләй дә чара калмаган.
 
Кечкенә чакта хәтерлим, кыш көне безнең таш өйнең почмаклары нигәдер дымланып, каралып чыга иде. Чисталык яратучы әниебез стеналарны ел саен берүзе юа, агарта. Ныгытасы җирләрен ныгыта. Элекке газ кермәгән заманнарда өйне җылыту өчен машина-машина утынны сатып алып кайтарта. Аннары шул ярылмаган утынны үзе ярып, өеп куя. Әлбәттә, без дә шунда аяк арасында уралабыз инде, булдыра алганча ярдәм иткән булабыз.
 
Аннары тагын бер мизгел һич истән чыкмый. Әни кызыл балчык, ком, су, хәтта сыер тизәге дә (гафу итегез) кушып, измә ясый иде. Бу эштә мин дә катнашам. Аны зур тазга салып, шунда яланаяк кереп таптый-таптый изәбез. Аннан шул измә белән сарайларның, мунчаның бүрәнә араларын сылап җылытабыз. Хәзер генә ул төзелеш кирәк-яраклары кибетенә керсәң әйләнеп чыгарлык түгел, ә ул вакытта бөтен нәрсәгә кытлык иде.
 
Язмамны кул эшләре турында сөйләү белән башлагач, кабат шуңа әйләнеп кайтыйм әле. Элек-электән әнием нәрсәдер пешеренә башласа, мин аннан карап, өйрәнеп калырга тырыша идем. Авыл балалары хәтерлидер, газ кермәгән елларда аш бүлмәсендә ашарга пешерү, ипи салу өчен бер мич, түр якта бөтен өйне җылыта торган икенче мич торыр иде. Аш бүлмәсендәгесенең гадәттә авызы ачык була. Шунда утынны алып кереп тутырасың да, янып беткәч кенә күмерләрен учак өлешенә тартып куясың. Ул учакның өске ягына олы казан урнаштырылган. Учактагы күмерләрдән килгән кызу казандагы суны кайнарлый. Ә ул су исә савыт-саба юарга да тотыла, малларга эчертергә дә таманлап чыгарыла. Мин инде менә шушы мичтә утын шарт-шорт килеп янган мизгелләрне бигрәкләр дә яратып күзәтә идем. Аның рәхәтлекләре... Ялкын телләре утыннарның әле берсен, әле икенчесен ялмап кына ала, мич каршыннан җылы бөркелеп тора. Утыннарның күмере төшүгә әни тиз генә коймак камыры туглап ала да, табаны майлап, кетердәтеп мич коймагы пешерә. Аның баш әйләндергеч хуш исен, гаҗәеп тәмен сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Ипи пешерү процессы үзе бер тарих. Әни йомыркасын, сөтен, суын, тозын, онын һәм башка кирәкле әйберләрен салып, башта ипигә баш ясый. Аннан аны җылы урынга куеп кабарта. Яңадан махсус ипи табаларын майлап, яртышар-яртышар итеп салып чыга. Камыр анда табадан күтәрелгәнче кабат кабара. Аннары инде күмерне учакка тартып, ипиләрне кызган мичкә тыгып пешерә. Мичтә пешкән ипинең тәмен газ мичендә пешкәне белән берничек тә бутап булмый. Мич ипие үзгә бер тәмле иде шул. Шулай ук төче камыр, бәлешләрнең тәме дә бүгенгедәй ирен очында тора. Әле тагын шунысы кызык булып истә калган. Кечкенә чакта әни токмач кисә, яисә нидер пешерергә камыр баса башласа, шуның чи камырын, ә бәрәңге әрчегәндә чи бәрәңгесен чәлдереп ашарга ярата идем. Белмим, балалык шуклыгы булганмы бу, берәр витамин җитмәгәнме...
 
Сарлы авылында яшәүче әнием Мәүҗидә инде сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүгә карамастан, бүген дә матур-матур чәчәкләр чигә, урындык япмалары, җылы оекбаш-башмаклар, бияләйләр бәйли. Аның бәйләгән башмакларыннан юл салсаң, меңәрләгән чакрымнарга сузылыр иде! “И-и, әни, ул кулларың ничек арымый синең? Күзләрең дә таладыр, бераз ял ит инде”, – дисәң, “Ничекләр тик утырмак кирәк. Миңа кул эшләрем үзе бер рәхәтлек бирә. Вакытым да үтә, җаным да тынычлана”, – дип җавап бирә.
 
Җәй көне дә тик торуның ни икәнен белми. Бакчасын тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен, берсеннән-берсе матур чәчәкләрен үстерә.
 
Җир йөзендә әнидән дә газиз, әнидән дә кадерле зат юктыр. Әниләребез исән-сау булганнар нинди бәхетле без! Ничә генә яшьтә булсак та, безне һаман “Балам, кайттыңмы?” дип, кочагына алып иркәләр, тәмле ашларын пешереп сагынып көтәр кешебез бар. И-и, газиз әнкәйләр, кадерлеләребез безнең! Аллаһ биргән гомерләрегезне күңел тынычлыгында, тән сихәтлегендә, балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә яшәргә язса иде сезгә!
Фото: соцсети
 

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.01.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»