поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.01.2021 Киңәш-табыш

Дәвачы Эдуард Кашапов: “Сихерне иң якын кешеләр ясый. Сәбәбе – көнчелек”

Хиҗама процедурасы вакытында җен дә чыга дигәнне күп тапкырлар ишеткәнем булды. Ә менә хиҗамачы Эдуард Кашапов җеннәр белән сөйләшә дә икән. Хиҗама ясаганда ул догалар укый һәм шуннан җеннәр телгә килеп, бик яман кычкыра һәм яный башлыйлар.

Эдуард медицина белгече дә, психолог та, шулай ук мәдрәсәдә дә укыган, массаж да, хиҗама да ясый. Кешеләрне савыктыру эшендә аларның барысы да кирәк, ди ул. Дәвалау сәләте исә аңарга бабаларыннан күчкән. 
 
Эдуардның әйтүенчә, җеннәр белән сөйләшү хупланмый, әмма бозымы булган кешене савыктыру өчен, җеннәрдән нинди бозым ясалуы һәм кемнән сакланырга кирәклеге турында сораштырмый да булмый. Тик бик ышанып та бетәргә ярамый, чөнки алар бик ялганчы икән. 
 
–    Хиҗамага килгән һәр кешенең эчендә җен утыра дигән сүз түгел бу. Авыру сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Җеннәр исә кешегә тик томалдан гына керми. Алар иманы какшаган, көчле депрессиядә булган, кинәт кенә бик нык курыккан яки чиксез сөенгән кешеләргә кереп утыра. Сихерчегә, күрәзәчегә йөрергә яратучыларга да җен ияләшә. Күрәзәчегә йөрүченең иманы зәгыйфьләнә һәм аның белән җен идарә итә башлый. Ул кеше мөстәкыйль рәвештә берни дә хәл итә алмаслыкка әйләнә, кечкенә генә сәбәп белән дә күрәзәчегә чаба. Җеннең барлыгын чамалау авыр түгел. Җен кергән кешенең гадәттә эче авырта тора, начар төшләр керә, төшендә аны гел мәче, эт, елан тешлисе була. Күз тигәндә, тән, бит кызара, гел авыз ачыла, күз яше чыга, хәлсезлек барлыкка килә, температура күтәрелә. Ә бозым кешегә күбрәк ризык аша керә, шуңа да күбрәк ашказаны, эч авырта. Тагын бер таралган төре – фотосурәт аша бозу. Кешеләр моңа үзләре үк гаепле, инстаграмга бөтен фотоларын да элеп баралар, ә бу бик куркыныч.
 
Үземнең практикадан чыгып әйтәм, бозымны иң якын кешеләр ясый һәм иң таралган сәбәбе – көнчелек. Хатын-кызлар гаиләдәге мөнәәсәбәтләрне бозу, кемнеңдер ирен тартып алу белән шөгыльләнә, сирәк очракта ир-атлар көндәшләренең бизнесына аяк чалу, акчасыз калдыру максаты белән ясый. Хезмәттәшләр арасында да бар бер-берләреннән көнләшү очраклары. Бозым булганда, кеше тиктомалдан эшен күралмый башлый, анда барасы килми, эшкә күңеле үсми. Гаиләдә дә шундый ук хәл күзәтелергә мөмкин, ирен яки хатынын, балаларыннан күңеле кайта, өеннән бизә, тормыштан ямь тапмый. Болар да сихер билгеләре, – ди ул.
 
Эдуард сихердән саклану өчен Аллаһка таянырга һәм намаз укырга, һәр эшне “бисмилладан” башларга, һәрдаим “Аятел-көрси” догасын кабатларга киңәш итте. Ә менә бозымнан саклый торган талисманнарны сатып алырга да, аларга ышанырга да кирәкми. 
– Миңа хәтта 50 һәм 100 мең сумлык талисманнар да алып килеп күрсәткәннәр иде. Зур акчаларга сезне алдыйлар гына, иероглифлар язылган кәгазь кисәге сезне берничек тә саклый алмый, ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән генә сорагыз, – ди дәвачы.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»