поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.09.2010 Җәмгыять

Ә ЧАЛЛЫ АГУЛАНСА?

Шәһәребезнең “Вечерние Челны” газетасы “КАМАЗ” автогигантының тагын бер яшерен серен ачты. Хәер, әллә ни яшерен түгел инде ул: “КАМАЗ” объектларын электр энергиясе белән тәэмин итү тармагында эшләүчеләр трансформаторларда бик тә зарарлы “совтол-10” булуын яхшы беләләр.

Ул кеше сәламәтлеге өчен бик тә зарарлы сыеклык һәм, газета язуынча, чит илләрдә күптән инде аны кулланудан туктаганнар. Әмма Русиядә ул һаман да файдаланыла һәм бу агулы сыеклыкның иң күләмле запасы “КАМАЗ” заводларында икән. Бүгенге көндә дә автогигантның 600 трансформаторында барлыгы 216 тонна тирәсе “совтол-10” бардыр дип исәпләнә. Әлегә аны алмаштырырга ашыкмыйлар ахры дип яза газета. Югыйсә, мохитны пычратучы органик катнашмалар турында 2001 елда ук кабул ителгән Стокгольм конвенциясе карары нигезендә, автогигантта “совтол-10” кулланылган трансформаторларны һәм конденсаторларны алмаштыру һәм үтилләштерү программасы да кабул ителгән булган. Дөрес, анда бу эшләрне төгәлләүнең соңгы датасы итеп 2025 ел күрсәтелгән, әмма хәзер үк кыймылдый башламасалар, вакыты җиткәч берьюлы ул кадәр эшне ничек башкарып чыкмак кирәк?

 

Хәер, автогигантта эшләүчеләрнең эш шартлары “КАМАЗ” җитәкчеләрен беркайчан да артык борчымады дисәң дә ялгышмам. Цехларның кышын салкын, җәен артык кызу, һавасының төтенле булуы бер хәл әле. Трансформаторларның төзексезлеге, яисә авария аркасында шушы сыеклык агып чыгып, аның парлары һавага эләксә, гомереңнең кыскаруын көт тә тор. Ә промышленность объектларында төзексезлекләр, кечерәк авариялар гел булгалап тора, тик җитәкчеләр, гадәттә, аларны яшерәләр, чөнки аларны хәл итеп вакыт әрәм итәселәре, акча туздырасылары килми. Гади эшчеләрне исә өркетеп, телләрен тешләп торырга күндереп куялар.

 

1993 елның 14 апрелендә “КАМАЗ”ның моторлар заводында чыккан янгын турында әле һаман да төгәл мәгълүмат табу мөмкин түгел. Янгын вакытында күпме трансформатор сафтан чыккандыр да, күпме “совтол-10” агып чыгып, агулы парга әйләнгәндер. Медикларның янгыннан соңгы елларда яман шеш авырулары белән чирләүчеләрнең шәһәребездә кинәт кенә күбәеп китүен шушы янгын очрагы белән бәйләп аңлатуы бәлкем дөрестер дә. Агулы һава турында ул чагында сүз куертып тормадылар, чөнки заводны торгызу беренче планга куелды. Шунысы бәхәссез, янгын сүндерүчеләр моторлар заводын сүндергән төнне “совтол-10” парларын мулдан суладылар һәм аларның кайберләре беренче тәүлектә үк үзләрен начар хис итә башладылар. Әлеге янгынны сүндерүдә мин үзем дә катнаштым. Төн урталары узганчы төтен баганасы әле өскә күтәрелде, әмма төнге икеләрдән соң җиргә җәелде, барыбыз да томан сыман төтен эчендә калдык. Иртәнгә завод корпусының җир өстендәге өлешендә янгын сүндерелгән иде инде, ә җир асты өлешендәге янгынны авызлыклап бетерү исә тагын берничә көнгә сузылды. Ул көннәрдә беркем дә завод тирәсендәге һаваның составын тикшереп йөрмәде. Янгынчыларның сәламәтлеген саклауны кайгырту түгел, башлыкларыбыз завод корпусындагы янгын сүндерелгәннән соң да әле янгынчыларга шул корпус эчендәрәк торырга әмер бирделәр, янәсе Мәскәүдән килгән генералның күзенә чалынып, тышкы якта йөрмәгез. Янгын тәмам сүндерелеп беткәч тә, берничә янгынчының сырхауханәгә кереп ятарга мәҗбүр булуына карамастан, ут сүндерүдә катнашучыларның сәламәтлеге тикшерелмәде, бу юнәлештә бернинди дә документ төзелмәде. Хәзер дә, ут сүндерүдә катнашкан янгынчылар арасыннан кемдер авырып, вакытсыз вафат булган саен, шул янгын сәбәп булмады микән дип уйланып та куясың.

 

“Совтол-10” тутырылган трансформаторларны кичекмәстән алмаштыра башлау проблемасын “Вечерние Челны” газетасы бик тә вакытлы күтәргән, минемчә. Ник дигәндә, Чаллы шәһәренең күпчелек кешесе автогигантта хезмәт куя. Шәһәребез дә заводларга терәлеп диярлек урнашкан, Ходай күрсәтмәсен, берәр нинди зур авария була-нитә калса, агулы һаваны барыбызга да суларга туры килмәгәе. “Совтол-10” бигрәк тә карындагы балаларга нык тәэсир итә, алардан гарип-горәбә ясый диләр, димәк, шәһәрнең киләчәгенә дә куркыныч тудыра. “КАМАЗ” җитәкчеләренә болары турында да уйланырга кирәктер, югыйсә аларның һаман да булса бүгенге көн белән генә яшәп ятышлары.

 

Чаллы.


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ 29-30 | 07.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»