поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.12.2020 Авыл

"Һөнәрне бетерү бу!": Умартачылар яңа таләпләр буенча эш итү мөмкин түгел ди

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бал кортларын тотуның яңа кагыйдәләрен тәкъдим итте. Хупланса, ул 2021 елның мартында үз көченә керергә тиеш. Умартачылар яңа кагыйдәләрдә әйтелгән таләпләр буенча эш итү мөмкин түгел дип саный.

— РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында Ветеринария департаменты төзегән документ безне өнсез калдырды, — дип сөйләде “Татарстан умартачылары” иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин. — Яңа кагыйдәләрдә күрсәтелгән чикләүләр бөтенләй башка сыймый. Мәсәлән, ике чүнник арасында ким дигәндә 3 чакрым ара булырга тиеш. Уйлап карагыз, бер авылда 15-20 умартачы булырга мөмкин. Яңа кагыйдәләр буенча эш итәргә туры килсә, авылда аның берсе генә калырга, калганнары кортларын алып каядыр чыгып китәргә тиеш була. Ә кая барасың? Урманга умарта куярга ярамый, хуҗасыз җирләр юк дәрәҗәсендә. Димәк, умартачы башлаган эшен ташларга мәҗбүр булачак. Кагыйдәләрдә, чүнник юлдан 500 метр читтә булырга тиеш, диелгән. Һәр авылга хәзер асфальт юл килә, димәк, монысын исәптә тотсаң да, эшләр чараң калмый дигән сүз. Мәктәпкә, ФАП, балалар мәйданчыкларына да якын булырга тиеш түгел, монда 300 метр ара таләп ителә, чүнник яныннан ут линиясе дә узмасын... Кыскасы, бу кагыйдәләр умартачылык бетсен дигән максат белән уйлап чыгарылганга охшаган. Моны бит умартачылыкның ни икәнен белмәгән, авыл тормышын күрмәгән, кабинетта гына утырган кеше уйлап тапкан. Мәсәлән, бал корты сазлыктан су эчми бит, ә кагыйдәнамәдә, чүнник сазлыктан 3 чакрым ераклыкта булырга тиеш, диелә. Бал корты фәкать чәчәк, бал эзләп бара, аңа сазлыктан су эчү кирәкми!
 
— Чүннигем авыл эчендә урнашмаса да, бу кагыйдәләр иркенләп эшләргә ирек бирмәячәк, — дип сөйләде Питрәч районы Яңа Шигали авылында йөзләп баш умарта тотучы Рашат Сабиров. — Мәсәлән, кем дә булса: “Сабировның корты чакты, ә миндә аллергия”, — дип әйтә икән, чүннигемне күчерергә мәҗбүр булачакмын. Авыру кешеләр яшәгән урыннан ул ким дигәндә 300 метр ераклыкта торырга тиеш. Ә аллергияле кешеләр бихисап! Минем бал корты чакмыйча, башка бөҗәк тешләсә дә, нәкъ миңа бармак төртеп күрсәтүләре мөмкин. Документта язылганча, оя арасы — 3, рәт арасы 10 метр булырга тиеш. Элекке колхоз, совхоз чүнникләрендә умарталарны шулай куйганнар. Рәт арасы зур булу анда арба таккан трактор кереп, ояларны төяп чыгу өчен кирәк булган. Ә хәзер кем ояны трактор белән ташысын?! Менә бу пункт киңәш рәвешендә булырга тиеш, әмма таләп түгел. Бакчасында гына корт асраучының ояларны алай куярга каян урыны булсын?! Ә килеп тикшерсәләр, кагыйдә бозуың ачыкланса, штраф салачаклар.
 
Ул кагыйдәләрне язучы тормыштан аерылган кешегә охшаган. “Ничек телибез, шулай эшлибез”, — дип әйтмим, кагыйдәләр кирәк. Әмма тормышка ашардай булсын алар. Кешегә эшләргә мөмкинлек бирсен, умартачылыкны бетерүгә юнәлдерелмәсен. Болай да умартачыларның хәле җиңел түгел. Йә һава торышы сыната, йә кортлар үлә, йә балы сатылмый...
 
Зәй районы Поповка авылында бал кортлары асраучы Минеевлар гаиләсе дә яңа кагыйдәнамәнең шактый пунктлары белән килешми. Алар фикеренчә, катгый таләпләрне умартачыларга түгел, басуларын агулап, бөҗәкләрне харап итүче һәм кеше сәламәтлегенә зыян салучы аграрийларга куярга кирәк.
 
— Ирем — умартачылык белән җенләнгән, бал кортларына гашыйк кеше, — дип сөйләп китте Татьяна Минеева. — Үзебез Зәйдә яшибез. Ирем инфаркт кичергәч, җанына дәва булсын дип, махсус умартачылык белән шөгыльләнү өчен авылдан 46 сутый җир кишәрлеге сатып алдык. Бал кортлары асрау нияте булгач, авыл башындагы участокны сайладык, кешегә комачауламыйк, дидек. Шуның 15 ләп сутыен ике метрлы койма белән әйләндереп, кешегә бик тими торган карника токымлы бал кортлары алып, эш башладык. Яңа кагыйдәләр буенча эш итсәк, авылдагы бөтен умарталыкны юк итәргә туры киләчәк. Тагы бер пункт буенча, күршең мал, кош-корт асрый икән, умарта асрарга хокукың юк. Ара 300 метр булырга тиеш. Үзең терлек асрасаң ярый, ә күршең тотса — ярамый!
 
Минемчә, бу — умартачылар кул селтәп, эшен ташласын өчен уйлап чыгарылган яңалык. Аннан башка да сынаулар күп, кычкырып елаган чаклар да була бит! Мәсәлән, 2019 елда басуларны агулау аркасында 26 баш умарта кортыбыз үлеп бетте. 15 литрлы 3 чиләк үле корт җыйдык, калганнарын үлән белән бергә арбага салып түктек. Шушы хәлдән соң иремә икенче тапкыр инфаркт булды. Полициягә, прокуратурага, тикшерү комитетына гариза язсак та, әлегә нәтиҗәсе юк. Җинаять эше ачуны таләп итәбез. Бер тиен компенсация булмады, аграрий үз гаебен танымады.
Безгә катгый таләп куйганчы, аграрийларга каршы көрәшсеннәр иде! Менә алар закон бозып эш итә! 3 нче класслы пестицидлар кулланырга тиеш булсалар да, 1 нче класслыны сиптерәләр. Бернинди кагыйдәләр үтәлми. Ә бу агу бал кортларына гына түгел, башка кыргый бөҗәкләргә, тереклек ияләренә һәм кешегә зыян сала. Бөтен үсемлекләрне, игенне агулыйлар, хәтта шикәр чөгендеренә дә сибәләр. Нәтиҗәдә шушы агу безнең өстәлләргә килеп эләгә. Барыбыз да ипи ашый, шикәр комы куллана, көнбагышта ул агуның күпме булуын күз алдына да китерү куркыныч.
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 24.12.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»