|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2020 Хәйрия
Телсез әти-әниле күп балалы мохтаҗ гаиләгә блогер татар егете 400 меңлек машина бүләк итте (ВИДЕО)Илдар Сибгатуллин – Татарстанның Нурлат районы егете. Берничә ел инде Мәскәүдә яши. Аның “ИЛЬДАР АВТО-ПОДБОР” дигән каналына ютубта 3,85 млн кеше язылган. Инстаграмда 700 мең укучысы бар. Илдарның блогларын бөтен Россия буенча карыйлар. Социаль челтәрләрен татарча алып бармаса да, егет үзенең татар икәнен вакыт-вакыт искә төшереп тора. "Матбугат.ру" аның мактауга лаек бер эшенә игътибар итте. Шушы көннәрдә Илдарның ютуб-каналында кызыклы видео чыкты. Михаил исемле бер кеше трассада ватылган машина күреп ала. Ярдәм кирәкми микән дип туктый. Машинада телсез шофер һәм аның кечкенә кызы була. Юлда ватылып, биш сәгать утыралар икән, туңып үлә язганнар. Машинаны Илдар Сибгатуллинга ремонтка бирәләр. Илдар бер автосервис белән хезмәттәшлек итә, блогларын да гадәттә шунда яздыра.
Сөйләшә торгач, кызыклы хәлләр билгеле була. Ватылып калган машина хуҗасы күп бала атасы икән. Үзе дә, хатыны да телсез. Кызы аша гына аралаша. Таралырга торган “Фольксваген Пассат”ны алар Подольск шәһәреннән Санкт-Петербургка хәтле барып алганнар. Нибары 30 мең (!) сумга.
Оста куллы блогер Илдар бу машинаны рәткә китереп карый, әмма моның өчен тагын ким дигәндә 80 мең сум кирәк булуы ачыклана. Телсез атага һәм кызга моны аңлаталар һәм көтмәгәндә Яңа ел бүләге ясыйлар: 400 меңлек “Тойота Королла” машинасы. Бу автомобильгә акчаны интернет аша бөтен дөнья белән җыйганнар. Кем күпме булдыра алган, шул кадәр сәдәка биргән. Илдарны исә комментарийларда барысы да “Татарский Дед Мороз” дип атады.
Видеосын карыйк:
--- |
Иң күп укылган
|