|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2020 Фаҗига
Татарстан юлларында ике кешенең гомере өзелгәнКичә Казан - Әлдермеш трассасының икенче чакрымында кичке дүртенче яртыда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Чит илдә чыгарылган җиңел машина йөк автомобиле белән "маңгайга маңгай"бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Әлдермеш ягыннан Казанга таба хәрәкәт итүче "Ниссан" автомобиле йөртүчесе башлангыч мәгълүматларга караганда, каршы як хәрәкәт итү полосасына килеп чыккан һәм биредә "МАН" йөк автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Җиңел машинада утырган пассажир ир-ат алган җәрәхәтләрдән каза урынында ук һәлак булган.
Бер сәгатькә соңгарак, 16:40та Йошкар-Ола - Казан М7 трассасының 120 километрында Daewoo һәм Mercedes йөк машинасы бәрелешкән.
Җиңел машина йөртүчесе Яшел Үзән ягыннан Казанга таба барырга чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул алда баручы машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм биредә Mercedes йөк автомобиле белән бәрелешкән.
"Җиңел автомобиль йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән. Әлеге ике һәлакәт буенча тикшерү эшләре бара, ЮХИДИ хезмәткәрләре ике фаҗиганең дә барлык нечкәлекләрен ачыклау өстендә эшли", - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Фото: /trt-tv.ru
--- |
Иң күп укылган
|