поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.12.2020 Авыл

Читтә гомер иткәннәр нигә туган авылы зиратына җирләнә?

Олыгая барган саен адәм баласы өчен гомер иткән нигез дигән төшенчә бөтенләй башка мәгънә ала. Танышларым сөйли: «Өлкән яшьтәге әтиебезнең хәтере бетте. Күп очракта безне дә танымый. Әмма бөтен уңайлыклары булган яңа өйгә алып кереп булмый. Керүгә: «Үз өемә кайтам. Үз өемә кайтарыгыз!» – ди башлый.

Мәҗбүриләп күчереп тә, үзен генә калдырып та булмый, шуңа күрә беребез аның белән шул өйдә яши. Гомер буе хөрмәтләп яшәп, кисәк рәнҗетүдән, үпкәләтүдән куркабыз…»
 
Әйе шул, яшьрәк чакта битараф кебек тоелса да, өлкән кеше нигезен ташлап китмәс өчен, соңгы юлга шуннан кузгалу өчен барысына да әзер: ялгызлыкка да, юклыкка да… Аңа инде хан сарайларына тиң йорт та, барлык уңайлыклары булган фатир да кирәк түгел. Шушы кечкенә куышыннан гына аермасыннар да, тынычлап шушында яшәргә ирек бирсеннәр. Тик картлык янәшәсендә ялгызлык кына түгел, яшьләрне дә сындырырга сәләтле авыру-сырхау, сызланулары да бар бит әле. Алар менә адәм баласын еш кына чарасызлык корбанына әйләндерә дә инде. Ярый әле ялгыз өлкәннәр янәшәсендә мәрхәмәтле күршеләр, чыбык очы туганнар, күрше-күлән, соңгы еллар һөнәре булган социаль хезмәткәр дигән миһербанлы шәфкать ияләре бар. Алар булмаса, авылларда да күпләр елап-сыктап картлар йортларында гомер итәргә күченергә мәҗбүр булыр иде…
 
Өлкәннәр белеп сөйли: адәм баласының дөньяга килүе дә, китүе дә кеше кулы аша үтә. Икенче төрле әйтсәк, туганда да кеше ярдәменә мохтаҗбыз, соңгы юлга озатканда да башкалар ярдәме бик кирәк. «Үлгән бер кешенең дә җир өстендә калганы юк әле, бөтен кешене дә күмәләр», – дип соңгысына әллә ни игътибар бирмәгәндәй кыланучылар да болай гына сөйләшә. Үлем якаңнан алсамы?.. Тикмәгәмени кадер-хөрмәттә вафат булу, олылап соңгы юлга озатылу бөтен өлкәннәрнең дә иң олы хыялы. Әле өлкәннәрнеке генәме икән? Бүген-иртәгә үләм дип яшәмәсәк тә, миңа калса, эчендә җаны булган һәркем ул хакта бөтенләй оныта алмый. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Һич югы шуны аңлап яшәргә тиешбез. Гомер буе читтә яшәп, инде бу яклар өчен бөтенләй чит кешегә әйләнгән өлкәннәрнең генә түгел (алар чыннан да туган авыллары өчен чит инде, чөнки биредә аларны яшь буын бөтенләй белми, танымый яки ишетеп кенә, кемнеңдер кеме дип кенә белә), авырып яки кинәт вафат булган япь-яшь авылдашларны да, үз васыяте буенча, туган якларына алып кайтып күмүләре шулай дип нәтиҗә чыгарырга нигез бирә шикелле. Соңгы вакытта андыйлар шактый күбәйде. Зиратларда өр-яңа каберләр көнләп арта. Кайчакта кемне күмгәннәрен дә белми каласың. Гадәттә андыйлар нәкъ менә читтән кайтучылар була, чөнки әгәр авылда берәр кеше вафат булса, олымы-кечеме, монысы мөһим түгел, бу хәбәр шул арада янәшә-тирә авылларга да ишетелә. Читтәгеләр шулай, якташларын борчырга теләмәгәндәй, мәңгелек сәфәргә бик тыйнак «кузгала».
 
Ни хикмәттер, читтә гомер итүчеләрдән беркемнең дә читтә каласы килми шул. Йорт-җирләрен, балаларын, таныш-белешләрен «ташлап», дөньялыкта үзләрен «бәйләп» торган барлык кыйммәтләрне өзеп, бу юлы мәңге китмәскә дип авылдашлары янына «юл ала». Йөзәр-меңәр чакрым юл үтеп булса да, туган авылы зиратын «эзләп кайта» . Уйлансаң, уйланырлык нәрсә бар монда. Күрәсең, бездә – шунда туып, шунда үскәннәрдә туган җир төшенчәсе әллә ни мәгънәгә ия түгелдер. Мөнәсәбәтебез дә шуңа бәйледер. Матурлыгы да күренмидер, бәйлелек, тарту көче дә сизелмидер, күнегелгән көйгә яшибез дә яшибездер. Чөнки монда тудык, монда үләбез дип ышанабыз (монысы безнең кулда булмаса да). Алай гынамы әле, туган як, туган авыл дип авыз суы корытканнарга аптырыйбыз да хәтта. Ничек инде, янәсе. Минем үземнең дә гомер буе читтә яшәп, шунда балалар-оныклар үстергән бер өлкән танышымның: «Мин шәһәрнеке була алмадым», – дигәнен ишетеп гаҗәпләнгәнем бар. Ничек инде, мин әйтәм, гомер буе шушында яшәпме? Авыл сезнең өчен нибары бала, үсмер чак үткән урын гына, анда сезне белүчеләр дә бик аз бит, дим. «Мин яртылаш авылныкы булып яшәдем», – диде ул. Яртылаш авылныкы булып яшәү… Моны шулай яшәгәннәр генә аңлый ала торгандыр. Һәм, мөгаен, шундыйлар үз авылларына соңгы юлга сәфәр чыгалардыр да. Гомер буе җирсегән, авыл дип алгысыган җаннарына, ниһаять, тынычлык алу өчен соңгы талпынудыр бу. Мондый күренеш безнең авыл-районда гына түгел, ишетеп-укып белүебезчә, күмәк төс алды. Кайберәүләр аларны гаепли: кайда күмсәләр дә, барыбер түгелмени, ди. Ә якташлар кайта… Димәк, барыбер түгел! Кендек каны тартумы бу, туган нигез тартумы… Ни генә булса да, монысын без, шунда яшәүчеләр, беркайчан аңлый алмаячакбыздыр. Хан сараена тиң яңа йортка күчәргә теләмичә, «үз өем», «үз өемә кайтам» дип яшәүчеләрне дә…

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»