|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2010 Җәмгыять
ИКЕ ТӘГӘРМӘЧ ХИКМӘТЕВелосипедка күчтем әле мин. Кызык өчен эшләнелгән гамәл генә булса да, яратып, моңа бирелеп киттем. Шулай ук яңа транспорт чарасы күп нәрсәләргә күзне дә ачты. Күңелгә иң хуш килгәне – бер айдан соң ук чыгымнар шактый кимеде. Берничә транспорт белән йөрергә туры килә иде бит, журналист эше дә бер җирдә генә тотмый, тегендә-монда йөрисең. Шуңа күрә велосипед – кесә калынлыгын саклап калу өчен бик яхшы чара. Ә татар журналистының хезмәт хакына, билгеле, көн саен ит ашап булмый...
Бөкеләр
Велосипедта йөри башлагач, «бөке» дигән сүз кулланыштан төшеп калды. Аяк астында ике тәгәрмәч кенә булса да, бу сине ниндидер дәрәҗәдә юлның хуҗасы итә. Бөкедә утырган машиналар арасыннан җил тизлеге белән узып барганда, ничек инде сабырсыз күзләр сиңа карап калмасын.
Машина урынына велосипедта йөрүең белән шәһәргә «сәяси» файда да китерәсең әле син. Шәһәр урамнарындагы автомобильләрнең саны арткан саен, хакимият һәм шәһәр җитәкчеләре, министрлар кортежларының хәрәкәт итүенә авырлык туа бит. Нәтиҗәдә алар ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Соңгылары исә «юл чистартырга» тиеш булалар...
Экология дошманнары
«HIGER», «Golden Dragon» исемле кызыл автобуслар шәһәрнең символына әверелде инде. «Легендар» автобусларның салонында да, артында да бик үк хуш ис килеп тормый. Кайберләренең арткы өлеше бөтенләй корымга баткан. Димәк, бу «аждаһалар» табигать белән бик үк «дус» түгел. Әлеге автобуслардан һәм, гомумән, башка машиналардан чыккан газлар, зыянлы матдәләр әйләнә-тирә мохитне пычрата. Нәтиҗәдә кешеләрнең сәламәтлеге какшавына сәбәп булып тора. Шул автобуска утырып берәр кая бару да, мантыйк буенча, бу процессларга 15 сумлык өлеш кертү дигән сүз. Велосипед исә экология дошманнарының санын хәтсез генә киметер иде. Әле ул автобусларда быелгы эсселектә йөреп ничек исән калдык – анысын үзебез генә беләбез. Узган елны Төркиядәге кондиционерлы шәһәр автобусларына шаккатып, кызыгып кайткан идем...
Шәт, 2013 елга кадәр усал «аждаһалар» урынына ягымлыраклары килер. «НефАЗ», мәсәлән.
Спорт кирәк түгел
Бүгенге көннең яшәү ритмы бик тыгыз. Сәгать теленең тизлеге артканнан-арта. Кеше «өй-эш-өй» режимы белән яши. Мондый шартларда «сәламәт яшәү рәвеше», «спорт» кебек төшенчәләр экзотик нәрсәләргә әйләнеп бара. Велосипед бу мәсьәләне тиз арада чишә икән. Шәһәр транспортында йокымсырап утырган йөзләрне күзәтеп барганчы, саф һавада педаль әйләндереп бару күпкә файдалырак һәм күңеллерәк. Спорт күнегүләре өчен исә аерым вакыт та кирәкми.
Велосипедта йөрүнең шулкадәр күп уңай яклары булса да, кызганыч ки, ул бездә киң таралмаган. Россиянең өченче башкаласына килешми бит бу. Шәхсән үзем моңа ике объектив сәбәп күрәм. Беренчесе – Казанда велосипед юлларының булмавы. Монда хәлләр чыннан да мөшкел. Велосипедчыларга машиналар белән бер агымда барырга туры килә. Куркыныч, әлбәттә, ләкин тротуарларда да йөреп булмый бит. Шул ук Европа илләрендә әгәр велосипед юлы юк икән, ярты тротуарны велосипедчылар өчен бүлеп бирәләр.
Икенче сәбәп исә менталитетка бәйле дип әйтимме инде... Бездә кешенең статусы, дәрәҗәсе дигән нәрсә бар бит. Ул, гадәттә, затлы машина, яхшы, «фирма» киеме буенча бәяләнә. Ә велосипедка утырып йөри башласаң: «Шуңа калдыңмы инде?» – дип әйтергә мөмкиннәр.
Ә анда ничек?
Голландиянең башкаласы Амстердам шәһәренең мэры эшкә велосипедта йөри. Гомумән, Голландия ул – велосипедчылар иле. Амстердамдагы 700 мең кешегә 700 километр аерым велосипед юлы туры килә. Велосипедлар һәм шәһәр транспорты гына йөргән юллар да бар. Ә Парижда исә иң киң велопрокат челтәре. Бер еллык абонемент – 40 евро. Велосипед юлларына да кытлык кичермиләр. Японнар да калышмыйлар: 30 миллион токиолының 15 миллионы велосипедта йөри.
Без чит илләрне кабатларга яратабыз бит инде. Гел Сингапурны «күчереп» ятканчы, нигә Амстердам мэрыннан да үрнәк алмаска?! Шулай да олы җитәкчеләрне, министрларны ике тәгәрмәчле транспорт чарасында күз алдына китерүе авыррак булыр, дәрәҗә «рөхсәт итми» бит...
Илдар ГАБИДУЛЛИН |
Иң күп укылган
|