|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2010 Спорт
БУШЛАЙ КЕРТҮ ТУРЫНДА БУШ СҮЗЛӘРУниверсиада корылмаларының ишекләрен халыкка да ачмакчылар. “Ватаным Татарстан” журналисты бу комплексларда бушлай шөгыльләнү мөмкинлеген эзләде. Башкала халкының 17 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. “Татмедиа” агентлыгында узган очрашуда Казан шәһәре башкарма комитетының спорт бүлеге башлыгы Илгиз Фәхриев әнә шундый мәгълүмат җиткерде. Озакламый әлеге күрсәткеч артып, 25 процентка кадәр күтәреләчәк икән. Чөнки Татарстан Президенты карары нигезендә Универсиада өчен төзелүче корылмаларда халыкка спорт белән шөгыльләнү өчен махсус программа булдырганнар. Казанда 2013 елда булачак спорт чарасы өчен федераль акча хисабына 29 корылма төзелә.
Шуның 22се ачылган инде. Телгә алынган программа әнә шул комплексларда тормышка ашырылачак. Илгиз Фәхриев әйтүенчә, иртәнге сәгать җидедән кичке җидегә кадәр барлык объектларда да диярлек спорт мәктәпләренә йөрүче балалар шөгыльләнәчәк. Сүз уңаеннан, башкалада 37 спорт мәктәбе бар һәм аларда 25 меңләп сабый спорт белән шөгыльләнә. Уку көннәрендә көндез бер сәгать вакыт мәктәп укучыларына бирелә. Шулай итеп, балалар атнага бер тапкыр факультатив рәвешендә билгеләнгән физик культура дәресен заманча спорт комплексларында уздыра алачак. Әлеге корылмаларда көн саен кичке җидедән соң түләүле спорт түгәрәкләре эшли. Ә менә якшәмбе көннәрендә халык өчен бушлай күнегүләр һәм башка чаралар оештырыла. Фәхриев әйтүенчә, корылмалар саны арткан саен, башкалада спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә үсәчәк. Әмма бер проблема да бар икән – йөзү, фигуралы шуу, ватерпол төрләре буенча тренерлар җитми.
Түрәләр вәгъдә иткән мондый мөмкинлектән файдаланмый калу үзе үк гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе шунда ук үзе һәм якыннары өчен бушлай спорт комплекслары эзли башлады. “Бездә бары тик түләүле хезмәтләр генә күрсәтелә, әнә стенада барысы да язылган”, – дип каршы алды безне башкаланың Бондаренко урамындагы “Ватан” комплексында Луиза исемле ханым. Ишек төбендә тәрәзә аша мәгълүмат бирүче ханымга Фәхриевнең сүзләрен җиткерергә тырышам. “Миңа аларның ни сөйләве барыбер, – ди ул. – Үз җитәкчеләрем әлегә бернинди дә күрсәтмә бирмәде”. Әмма “Ватан” комплексында барыбер ниндидер ыгы-зыгы сизелә. Баксаң, биредә 11 сентябрьдә “ачык ишекләр” көне уздырыла икән. Эшлекле кыяфәт чыгарган галстуклы егетләр шул көнне килергә куштылар. Аңа кадәр исә бушлай йөрү мөмкинлеге булу-булмау сер булып кала, күрәсең.
Үземә башка урынга мөрәҗәгать итәсе булыр инде. Бәлки Авиатөзелеш районында яшәп ятучы әби белән бабайга урын табып булыр? Йөрсеннәр шунда картаеп барганда бозда шуып, бәлки бассейнга да чират җитәр әле. Кошевой урамындагы “Триумф” комплексының номерын җыям. Алар миңа районның спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә куша. Тик анда да җаваплы кешене табып булмый. Баксаң, биредә дә “ачык ишекләр” көне уздыралар икән. Мәүлетов урамындагы “Зилант” комплексында да әлегә билгесезлек хөкем сөрә. Биредә узган якшәмбедә халык өчен тимераякта шуу оештырганнар инде. Әмма киләчәктә мондый чараларның булу-булмавын әйтә алмадылар. Барысын да җомга көнне кичке сәгать алтыда булачак “ачык ишекләр” вакытында әйтергә вәгъдә бирделәр.
Сорасаң – әйтмиләр, барсаң – кертмиләр дигәндәй, әнә шундый билгесезлек кешеләрнең спорт белән шөгыльләнү теләген дә юкка чыгарырга мөмкин. Шулай да, эзләнә торгач, безгә барыбер бәхет елмайды. Ваһапов урамындагы “Ак бүре” спорт комплексында документлар – паспорт һәм табиб белешмәсе алып килгән очракта, күнегүләр бүлмәсенә дә, шугалакка да, хәтта бассейнга да кертергә вәгъдә иттеләр. Йөзәргә өйрәнәсе генә калды.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|