поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.12.2020 Мәдәният

Салаватсыз гына: “Болгар радиосы” премиясе быел ничек узачак?

"Ни дисәң дә, бу еллык нәтиҗә һәм 2020 елның нәтиҗәләрен 21 елда чыгарып булмас, дигән фикергә килдек", - ди премияне тапшыручылар. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе быел онлайн-форматта узачак. Тамашаны 12 декабрьдә күрергә була.

“Куркып, шулай эләргә булдык. Чөнки кеше киләме-юкмы... Турыдан-туры трансляция булачак. Быел безнең 30 дан артык номинация”, - дип аңлатма бирде бу уңайдан “Болгар радиосы” генераль директоры Наилә Хәйдәрова.
 
Фестивальнең продюсеры һәм алып баручысы Илфар Кәримов фикеренчә, концертны онлайн форматта гына булса да уздыру җырчыларга иҗат итәргә стимул булачак.
 
- Үзләрендә генә бикләнеп ятмыйча, бәйрәм рухын, Яңа ел якынлашканын тойсыннар өчен, без моны уздырырга, икенче елга калдырмаска булдык. Ни дисәң дә, бу еллык нәтиҗә һәм 2020 елның нәтиҗәләрен 21 елда чыгарып булмас, дигән фикергә килдек, - диде Илфар Кәримов.
 
Сүз уңаеннан, быел фестивальне Илфар һәм Рөстәм Гайзуллиннан тыш модель, “Татарстан гүзәле - 2017” Зөлфия Шәрәфиева алып барачак.
 
Җырчылар өчен мондый проектлар нәрсәгә кирәк? Ул нәрсә бирә соң, дисезме? Мисалга, Гөлсирин Абдуллина шул рәвешле җырчылар халык белән якыная, дип саный.
 
Яшь җырчы Азат Абитов “Болгар” премиясенә тәүге тапкыр 22 яшендә лаек була.
 
- Ул вакытта мин татар сәхнәсенә беренче адымнарымны ясый идем. Бу Мәскәүдә Кремль сәхнәсендә иде. Мин башта бик дулкынландым. Ул концерт минем өчен төштә күргән кебек иде. Шул чыгышлардан соң миңа бик күп хатлар килде, - ди Азат. Шул дәвер эчендә аның өчен  иң якыны “Күңелгә үтеп кергән” җыр номинациясендә “Кем-кемне гафу итәр” җыры булган.
 
Дөрес, концертның онлайн уздырылуы җырчылар  башка төрле хис-тойгыларга этәрә булып чыкты.
 
- Энергетика бүтән. Бөтен йөрәгеңне, күңелеңне биреп җырлау юк. Мин аны репетиция шикелле генә күрәм, - ди җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов. 
 
Бәлки шуңадыр да Салават быел премия алу тантанасында катнашмаска булган. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»