|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2020 Җәмгыять
Азат Абитовка тиз арада кыйммәтле уколлар кирәк булганАзатның сентябрьдә башланган “маҗаралары” дәвам итә: күптән түгел аңа кыйбатлы уколлар ясатырга туры килгән. Хәтерләсәгез, аның футбол белән шөгыльләнгән чагында зарарлаган аягына операция ясаганнар иде. Азат ул вакытта: “Операция әйбәт үтте, ләкин табиблар көткәннән әз генә авыррак килеп чыкты”, – дигән иде. Тик, бер атнадан аякка басачаксың, дисәләр дә, ул ай ярым йөри алмаган. Сәбәбе – аяк бәйләвечләренең дә зарарлануында. Нәтиҗәдә, Азатка кыйммәтле уколлар салдырырга туры килә. Хәзер инде хәлем яхшыра, ди ул: Әлегә Азатка артык физик нагрузкалардан читләшергә туры киләчәк. Белгечләр алты өй көтәргә киңәш иткән. Ә бер елдан соң тулысынча төзәлеп бетәчәк, дип ышандырганнар. Без исә Азатның тизрәк терелеп бетүен һәм мондый авырлыкларның башка килеп чыкмавын телик!
--- |
Иң күп укылган
|