поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.11.2020 Киңәш-табыш

Сарымсак… ракны дәвалый!

Замана авыруы – ракны гап-гади сарымсак дәвалый ала икән. Ләкин моның үз серләре бар. Әлеге көндә сарымсакта йөзгә якын химик кушылма барлыгы бил­геле. Әмма болардан башка сарым­сак – селенның да табигый чыгана­гы.

Бу минерал, мәгълүм булуынча, иң мөһим антиоксидантларның берсе. Ачыклабрак әйткәндә, са­рымсак – ашказаны, туры эчәк, ут куыгындагы яман шешләрне кисәтүче сихәтле үсемлек. Кышла­ган сарымсак сыгынтысы яшьне­кенә караганда күпкә файдалырак. Селен шулай ук башка азыкларда бөртекле культураларда һәм алардан әзерләнгән продукциядә, иттә, балыкта бар. Селенның югары кон­центрациясе шулай ук балык уылдыгында һәм бавырында да та­былган. Әмма бу минералның иң бай чыганагы – бразилия чикләве­ге. Яшелчәләрдә һәм җимешләрдә, үкенечкә каршы, селен бик аз микъ­дарда күзәтелә.
 
* * *
 
Сарымсак суты шулай ук орга­низмны шлаклардан да чистарта: ашказаны, эчәк эшчәнлеген яхшыр­та, бәвел кудыра. Агулы матдәләрне сарымсак суты тире аша бүлеп чы­гаруга ярдәмләшә.
 
* * *
 
Сарымсактан эшләнгән компресс остеохондрозны дәвалауда уңыш­лы кулланыла. Компрессны сарым­сакка спирт яки аракы кушып әзер­лиләр. Катнашманы авырткан урын­нарга сөртеп, тастымал ябалар, ә өстеннән җылы йон әйбер белән бәйләп куялар.
 
Компресс 200 грамм вакланган сарымсакка 0,5 литр аракы яки спирт кушып эшләнелә. (Бер атна торырга тиеш). Компресс төнге­леккә ябыла.
 
* * *
 
Теш сызлаганда, сарымсакның сутына яки измәсенә чиста тукыма­ны манчып алып, кулга (беләзек сөягенә) бәйлиләр. Уң як казнадагы теш сызласа, измәне сул якка, сул яктагысы авыртса уң якка бәйлиләр.
 
* * *
 
Сарымсак измәсен горчичниклар урынына да кулланып була. Баш авыртканда аны чигәгә куялар.
 
Халык медицинасында сарымсак мае да киң кулланыла. Уртача зурлыктагы бер баш сарымсакны әрчеп, измә ясыйсың һәм пыяла банкага салып, чистартылмаган көнбагыш мае кушасың. Банка су­ыткычның түбән киштәсенә куела. Икенче көнне лимоннан бер чәй ка­лагы сут сыгып, аш кашыгына сала­сың, шуңа 1 чәй калагы сарымсак мае кушасың һәм яхшылап болгата­сың. Көненә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала шушы катнашманы әзерләп эчәсең.
 
Дәвалау курсы 1-3 ай, аннан бер ай ял иту кирәк. Ял иткәннән соң дәвалану дәвам ителә. Баш миендәге кан тамырларын киңәйтә, чистарта, тын кысуны бетерә, скле­розны дәвалый.
 
Сарымсак суты тимер, калий, кальций, магний, натрий, фосфор, марганец, цинк, «С», «В» витамин­нарына, никотин кислотасына, йод һәм бакырга бай.
 
Аңарда шулай ук холестеринны киметүче флавоноидлар һәм йөрәк клапаннарын һәм тамырларын тәртиптә тотучы органик германий да бар.
 
Су кушып сыегайтылган сарымсак сутын атеросклерозда, стенокардиядә, югары кан басымында, тромбоздан интеккәндә эчәргә тәкъдим ителә. Андагы эфир майлары бронхларны һәм үпкәне майлардан арындыра­лар. Сарымсакны изеп, май кушып, мазь ясыйлар. Тын юллары ялкын­сынганда шуның белән кулбашлар­ны, күкрәкне уарга мөмкин.
 
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»