поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.11.2020 Мәдәният

Ел саен уздырыла торган "Татар Җыры" Фестивале киләсе елга күчерелә - тантананың кайчан узачагы билгеле

«Барс Медиа» компанияләр төркеме коронавирус белән бәйле вәзгыятьне истә тотып, тамашачылар һәм артистларның сәламәтлеген саклау йөзеннән, ел саен декабрь аенда уздырылучы «Татар Җыры» эстрада Фестивален киләсе елга күчерергә карар кылды.

Фестивальнең гала-концерты 2021 нче елның 18 декабрендә, элегрәк игълан ителгән мәйдан - «Казань Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Әлбәттә, әлеге тантана да онытылмаслык булачак: кабатланмас образлар, танылган җырчылар, хит җырлар. Лаеклылар «Алтын Барс» сынына ия булачак. 
 
 
Камил Гәрәев, «Барс Медиа» команияләр төркеме директорлар советы рәисе:
Бу безнең компания өчен «Татар Җыры» тарихындагы иң катлаулы карарларның берсе булды, әмма вакыйгалар үсешенең башка вариантын күрмибез. Фестивальнең бөтен командасы быел да «Татар Җыры» Гала-концерты тамашачылар өчен онытылмас булсын дип тырышты. Шуңа да карамастан, киләсе елда фестиваль тагын да грандиозрак булачак-безнең компания тарихында беренче тапкыр, киләсе елда «Татар Җыры» тантанасы берьюлы ике ел – 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча узачак.

Лина Арифуллина, «Татар Җыры-2020» Фестиваленең баш режиссеры: 
2020 ел миңа янә «Барс Медиа»командасы белән эшләү мөмкинлеген бүләк итте. Зур эш башкарылган иде инде, без гомуми драматургия концепциясен уйлап табып, һәр тамашачы концерттан гаҗәеп хис-кичерешләр алсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Әйе, 2021 елда безгә барысын да баштан башларга туры киләчәк, ләкин легендар фестивальнең төп идеясе: «Барысы да тамашачы өчен!» үзгәрешсез калачак, һәм без, һичшиксез, һәр тамашачы үзен зур җыр гаиләсенең бер әгъзасы итеп тойсын өчен, музыкаль спектакль оештырырга тырышачакбыз.

Павел Волонихин, «Татар Җыры-2020» Фестиваленең директоры:
Без азакка кадәр өметләнеп эшләдек. Тик билгеле бер мизгелдә быел фестивальне үткәрү мөмкин түгел, ә аны он-лайнга күчерү – тамашачыны артистлар белән тере аралашудан мәхрүм итү дигән фикергә килдек. Бу дөрес булмас иде, өстәвенә, быел без «Татар Җыры» фестиваленең Гала-концертын башка мәйданда – «Казан Экспо» концертлар залында үткәрергә планлаштырган идек. Бу тагын да күбрәк тамашачы җыр бәйрәменең шаһите булсын һәм елның төп музыкаль концертында катнаша алсын өчен эшләнелгән иде.…
 
 
Агымдагы елда шулай ук Россиянең иң эре шәһәрләрендә-Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Новосибирск, Магнитогорск, Сургут, Әлмәт һ.б. төбәкләрдә планлаштырылган «Татар Җыры – 2020» турының концертлары 2021 елга күчерелде. Элегрәк сатып алынган билетларның барысы да, Казандагы Гала-концертны да кертеп, үз көчендә кала. Актуаль яңалыклар һәм «Татар Җыры - 2021» фестивале турында тулырак мәгълүмат татарҗыры.рф сайтында һәм @tatarradiosi һәм @tmtvonline битләрендә чыгачак.
 
 
«Татар Җыры» тантанасының элегрәк игълан ителгән көнендә, 2020 елның 19 декабрендә, ТМТВ каналы, һичшиксез, эфирда тамашачыларга татар җыры бәйрәме хисен, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Көн дәвамында сезнең белән яраткан җырчыларыгыз булачак, сез ошаткан җырлар яңгыраячак һәм Елның иң яхшы клиплары күрсәтеләчәк. Шулай ук бу көнне эфирда «Татар Җыры-2019» Гала-концертының тулы режиссерлык версиясе күрсәтеләчәк. 
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»