|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2020 Мәдәният
Татар китабы йортында татар халык көйләрен гитарада яңгыратачаклар25 ноябрь көнне 18:00да Татар китабы йортында без яхшы белгән татар халык көйләре гитарада яңа яңгырашта тәкъдим ителәчәк. Кичә дәвамында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория доценты, композитор, мультиинструменталист, бард Виталий Харисовның классик гитара өчен эшкәртелгән татар халык көйләрен яшь музыкант Айдар Абдрахимов уйный. Казан егете Айдар Абдрахимов тәүге музыкаль белемен Югары Осланның музыка мәктәбендә ала: гитара һәм фортепиано классында укый. Мәктәптән соң музыка өлкәсендә белем алуны И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә дәвам итә. Мәскәү, Белгород, Яшел Үзән, Болгар шәһәрләрендә узган иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, Самара, Казан, Чабаксар, Курган шәһәрләрендә узган Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында лауреат һәм дипломант була. Айдар Абдрахимов гитара өчен эшкәртелгән татар көйләренең асылы һәм үзенчәлеге, аларны ничек үзләштерүе турында да сөйләячәк. «Бу көйләрдә – безнең халкыбызның байлыгы, тарихы, милли культурасы», - ди яшь музыкант. Кайчан: 25 нче ноябрь
--- |
Иң күп укылган
|