поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.11.2020 Мәдәният

“Ярмәк вагы” биюе белән Самара татарларын бөтен татар дөньясына таныткан “Ак каен” халык фольклор ансам­бле 50 еллык юбилеен бәйрәм итә

50 ел... Кеше гомере өчен бу бик аз, ә менә ансамбль өчен – тулы бер чор. Шул дәвердә ул “халык” исеменә ия булган, өлкә, төбәкара һәм Бөтенроссия фестиваль-бәйгеләрендә дипломнар һәм бүләкләр яулаган.

2012 елда “Ак каен” V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваленең Гран-при бүләгенә ия булды. Бу казанышлар – ансамбльнең һәр артистының тырышлыгы нәтиҗәсе.
 
“Ак каен” бүген нинди хыяллар белән яши? Алмашка килүче яшьләр бармы? Бу турыда ансамбльнең һәм аның балалар түгәрәге җитәкчеләре Наил ГАЛИМУЛЛИН һәм Айгөл ГАЛИУЛЛИНА белән сөйләштек.
 
Наил абый, ансамбльнең туган көнен һәрвакыт бәйрәм концерты белән билгеләп үтәсез. Алтын юбилейга әзерлек ничек бара?
 
Аллага шөкер, бәйрәм программасы әзер инде. Тик пандемия вазгыяте быелгы юбилейны тамашачылар белән бергә билгеләп үткә-рергә мөмкинлек бирерме - юкмы, белмим. Хәлләр яхшыргач, һишиксез, тамашачыларыбызны концертка чакырырбыз, дип өметләнәбез.

Пандемия дигәннән, ул мәдәни чараларны интернет челтәренә “куып кертте”. Сез онлайн-чаралар уздырасыз-мы?
 
Чынлап та, соңгы тапкыр “реаль режим”да Казанда узган “Уйнагыз, гармуннар” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләренең гала-концертында катнашкан идек. Шуннан соң “дөньяга” чыкканыбыз юк әле.
 
Ә менә онлайн-чараларда катнашып торабыз. Мәсәлән, күптән түгел “Балан җыю” йоласын видеога төшереп, социаль челтәрләрдә ур-наштырдык. Авылдашлар да, читтә яшәүче милләттәшләребез дә бик күп җылы сүзләр язды.
 
Шулай ук VII региональ “Россия йөрәгендә туганнар” һәм “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивальләрендә катнашу өчен “Кыенлыклар аша - җиңүгә” дип аталган программабызны видеога төшереп, оештыручыларга җибәрдек. Анда ир-егетләрне сугышка озату, хатын-кызларның кул эшләре эшләүләре, сугыш бетү хәбәре килгәч, күңел ачу күренешләре чагылдырылды.
 
Бер сүз белән әйткәндә, төшенкелеккә бирелмибез, әкрен генә бәйгеләргә, юбилейга әзерләнәбез. Бүген, бөтен дөньяга шундый бәла килгәндә, мәдәни чараларсыз ярамый. Әби-бабаларыбыз: “Җыр ул елата да, юата да”, - дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
 
“Балан җыю” йоласын күрсәттек, дисез. Гомумән, сез татар халкының бик күп йолаларын сәхнәгә чыгардыгыз.
 
Әйе, ансмабльнең репертуарында “Печән өмәсе”, “Боз китү”, “Каз өмәсе”, “Солдатка озату”, “Аулак өй”, “Туй уйнау”, “Каен сагызы кайнату” кебек җырлы-биюле күренешләр байтак.

Соңгы биш елда ансамбль яңа кешеләр белән дә тулыланган икән...
 
Әйе, төп составка (Наил һәм Оркыя Галимуллиннар, Ринат һәм Диния Сәгыйровлар, Әлфия Баһаутдинова, Әсгать Сәгыйров, Гөлчирә Вагыйзова, Айгөл Галиуллина, Динар Гарипов) Ришат һәм Гөлшан Ибраһимовлар, Илшат Галимов, Әюп Минһаҗев килеп кушылдылар. Берничә ел элек оештырылган “Яшь ак каен” төркеменә яшьләрнең бик теләп йөрүе киләчәгебезгә өмет тудыра.
 
Айгөл ханым, сез “Ак каен” ансамбленең яшьләр төркемен тәрбиялисез. Барлыгы ничә бала йөри?
 
Бүгенгә 14 бала шөгыльләнә. Яшьләрнең милли гореф-гадәтләребез, татар халык җырлары белән кызыксынуы куандыра. Алар, төп ан-самбль белән бәрабәр, фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә катнашалар. Авылда Сабан туе, “Сөлге җыю”, “Каз өмәсе” кебек йолалар, бәйрәм концертлары яшьләребез катнашыннан башка үтми.

Димәк, өлкән буынга чынлап та алмаш үсә?
 
Кызганычка, балалар үсәләр, шәһәргә укырга китәләр дә шунда төпләнеп калалар. Бу безнең генә түгел, бөтен авылларның проблемасы инде.
 
Шулай да балаларның “Яшь ак каен” төркеменә йөрүләре эзсез калмас, күңелләрендә милли тәрбия орлыгы булып, шытып чыгар, дип өметләнәбез.
 
Бәлки туган авылларына кире кайтучылар табылыр, киләчәктә шулар Мәдәният йортыбызны гөрләтер әле.
 
Ә “Ярмәк вагы” бүген күбесенчә сәхнә биюеме?
 
Юк, бездә бер туй, бер тантана да бу биюдән башка үтми. Хәтта авылыбыз яшьләре кичке дискотекага җыелганда да “вак”ка басмыйча таралышмыйлар.
 
Айгөл ханым, Наил әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт. “Ак каен”ның алтын юбилее котлы булсын! Ансамбльгә ки-ләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.11.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»