поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2008 Мәдәният

РАБИТ БАТУЛЛА: “ГӨНАҺЛАРЫМ ӨЧЕН ҮЗЕМ ҖАВАП БИРӘЧӘКМЕН”

Мең дә бер талант иясе Рабит Батуллага 26 март көнне 70 яшь тула. Тик аңа 70 не биреп булмый, күз тимәсен, дәрт-егәре 17 яшьлек егетләрне алмаштыргысыз. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Г.Исхакый исемендәге бүләк лауреаты, актер, режиссер, җәмәгать эшлеклесе, язучы (40 китап авторы!) булуын искә алсаң гына, артта калган елларның шактый булуына ышанасың. Юбилее алдыннан Рабит Батулла татар әдәбияты киштәсен уникаль энциклопедия – милләт хәзинәсе, горурлыгы, абруе булган шәхесләр турында истәлекләр тупланган “Урыннары җәннәттә булсын” дигән китап белән баетты. Китаптан Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Заһидә һәм Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәш, Әмирхан Еники, Фатыйма Ильская, Шамил Бари, Нурихан Фәттах, Ибраһим Гази кебек йөзләгән шәхес язмышы, белән танышырга мөмкин. Хәер, бу хакта язучы үзе сөйләсен әле.

– Рабит абый, 70 яшьлегегезгә нинди багаж белән килеп җиттегез?

 

–70 яшемне алып килдем. Эшләгән эшләрне санасаң, мактану булып яңгырар. Мин эшләгән эшне башка кешеләр санасын иде. Ә өстән генә караганда, 39 китабым чыкты, 40 нчысы чыгып килә. Ул библиография, минем бөтен эшчәнлегемә исәп-хисап тотылган басма, аны “Милли китап”чыгара. Библиографик белешмәдә мин артист буларак та, режиссер буларак та, язучы буларак та ачылган. Кайда нинди концерт, спектакль куелган, кайчан нинди китап чыккан, кайда күпме шәкерт укытылган, ничә нәсер, хикәя, әкият, мәрсия-мәдхияләр язылган – бу китапта барысы да бар. Мин, Равил Фәйзуллиннан күрмәкче булып, бөтен әйберләремне теркәп барырга тырышкан идем, әмма аның кебек үк пөхтә булып булмады, кайбер нәрсәләр төшеп калган. Төшеп калганнарны галимнәр туплады.

 

– Сез артист та, режиссер да, язучы да. Үзегезне беренче чиратта кем дип саныйсыз?

 

– Язучы. Мин артист һәм режиссер булырга укыган кеше. Бик күп язучылардан аермалы буларак, Әдәбият институтын да, татар филологиясе факультетын да бетермәдем. Бөтен запасым мәктәпнең ун классында алынган, калганын Мәскәүдә урысча укыдым.  Без Туфан Миңнулин белән икәү бер язмыштагы, театраль белем белән язучы булып киткән кешеләр. Туфан бит инде ата драматург. Сәнгать институтында уку ниндидер күләмдә әдәбиятка тарта.

 

– Мәскәүгә Щепкин училищесына укырга киткәнче, язучылыкның берәр оеткысы бар идеме?

 

– Булгандыр инде. 8 класста укыганда югары класста укучы Шәйморза турында бер шигырь язган идем. Ул Шәйморза бәләкәйләрне бәдрәфкә кертмичә тәмәке тарта иде. Ә без,сигезенчеләр – өч-дүрт сыйныф, кырыгар бала, чират... Тәнкыйди шигырь мәктәпнең дивар газетасында басылды. Әле шигырь янына авызына тәмәке каптырып Шәйморзаның рәсемен дә ясап куйдылар. Бөтен кеше укый да шаркылдый... Моның өчен Шәйморза минем кирәгемне бирде!  Күрәсең, ныграк “өйрәткәндер”, шуннан соң минем каләмгә тотынганым да булмады.

 

Мин бик соң яза башладым. 25 яшьтә бер көндә биш хикәя яздым. Шуның өчесеме-дүртесеме басылып чыкты. Беренчесе “Татарстан яшьләре”ндә басылды. Бу 1963 нче ел иде. Шуннан бирле кулдан каләм төшкәне юк. Каләм мине ташламый, шунысына шөкер.

 

– 70 яшьлегегезгә тагын бер зур байлык – “Урыннары җәннәттә булсын”  дип аталган, яңа гына дөнья күргән зур, калын китап белән килеп кердегез. Милләт шәхесләре турында истәлекләр тупланган бу китап сезнең генә түгел, гомумән, татар халкының байлыгы. Ул китап ничек туды?

 

–  Аңа хәтле “Тузга язмаган хәлләр” дигән китабым чыккан иде. Аны да энциклопедия дияргә мөмкин, мин узган заманнан бүгенге көнгә кадәр булган көлкеле, фаҗигале хәлләрне туплап бардым, ул бер том булып басылды, әле тагын ике томын чыгарасы бар. Ә “Урыннары җәннәттә булсын” дигән яңа китап, чыннан да, әдәбиятта яңалык. Мин аны гомерем буе җыйдым. Гомумән, китапның,әсәрнең нинди вакыт эчендә туганлыгын төгәл әйтеп булмый. Тукай турында пьесаны мин 7 көндә яздым. Дүшәмбе башладым, якшәмбе кич бетердем. Кешегә шуны әйткәч: “Син шул 7 көн өчен умырып акча алгансың инде. Тагын 7 көндә тагын бер пьеса язасың инде...” – диләр. Алай булмый шул ул... Мин бит елга берне яздым 7 көндә. Димәк, бер ел язганмын дигән сүз.

 

Мин – бик бәхетле кеше. Тарихи китап чыгаруым белән генә түгел, ул шәхесләр белән аралаша алуым белән бәхетле. Өйләренә бара да керә идем, алар мине рәхәтләнеп кабул итә иде. Алар да ябылуда яткан кебек яши иделәр бит. Яшь кешенең сөйләшергә килеп утыруы алар өчен шатлык булгандыр. Шулай сөйләшеп утыра-утыра бу китап барлыкка килде, анда әллә нихәтле шәхес язмышы тупланган.

 

Барысы да классиклар. Алар гаҗәп зур хәтер иясе кешеләр! Безнең буыннан аермалы буларак, алар үз чорларында яшәгән кешеләрнең кайда туганын, кайда белем алганын беләләр. Энциклопедик шәхесләр. Алар белән аралашу минем үземне баетты һәм минем аша аларны тарихка калдыртты. Аларның үз хатирәләрен язып утырырга вакыты да булмагандыр. Нәкый Исәнбәт утыз кеше 30 ел эшли алмаслык эшне эшләп китте. Моңа инану өчен мәкальләр өч томлыгына күз төшерү дә җитә. Әле бит аның драматургиясе дә бар! Шигърияте турында сөйләп тә тормыйм. Андый кешеләрнең фидаилеге, миһербанлыгы, үз-үзләрен аямыйча эшләүләре аралашу дәверендә миңа да күчкәндер бераз. Нәкый ага Исәнбәт: “Мин булдыра алганымның чиреген дә эшли алмый киттем”, - -дип китте. Нәкый ага Исәнбәт бит бу! 10 томлык пьесалар, инкыйлабка кадәрле шигърият, системага салынган өч томлык мәкальләр... Аның: “Мин эшли алмадым”, – дигән сүзләрен ишеткәч, миңа оят булды. Ә мин нәрсә калдырып китәм?! Бәлки бу китапны язу шул бушлыкны тутырырга теләвем , фәкыйрьлегемне капларга тырышудан булгандыр. Бакыйлар, Нәкыйләр, Сибгатләр, Туфаннарның язмышлары катлаулы, кыен, әмма сәнгатьче буларак алар бәхетле. Минем аларның сүзләрен тарихка калдырасым килде. Ә тора-бара мондый материал җыю гадәткә керде.

 

Алар белән аралаша башлаганда магнитофоным юк иде. Үземә тиз ясу ысулы уйлап таптым. Сүзнең баш хәрефен куям да азаккы хәрефен куям. Кеше дүрт сәгать сөйли. Мин, яшь кеше, тыңлап арам, ә бабай арымый әле. Кайткач дүрт сәгать шуны акка күчерәм. Шулай итмәсәң, төртеп-төртеп кителгән тамгалар онытыла. Барысын да теркәп, амбар кенәгәсенә җыя бардым. Вак хәрефләр белән язылган ул кенәгәләр миндә алтау! Зур бит алар, амбарда пот-пот он үлчәп язып барыла торган кенәгәләр.

 

Ул китаптагы язмалар төрле газеталарда дөнья күрде. Басылмаганы бик сирәк. Әмма даими рәвештә укып барган кешеләр дә бөтен материалны бергә туплагач, шаккаттылар.

 

Мин яңа гына тагын өч томлык чыгардым. Анысы да документаль китап, исән кешеләр турында язылган. Әле шуннан соң да ике томлык материал калды. Аларны аерым чыгарырга кирәк. Бу өч томлыкта замандашларымның иҗатына бәя бирдем. Китап әзерләнгәндә Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләр исән иде әле. Шулай итеп, алар да исәннәр китабына керде. Бергә аралашып яшәгәч, иҗатларын бәяләү бик авыр булмады. Аларның барысының да китаплары бар миндә, шуларны укыдым. Мин бөтен китапларны сатып алырга тырышам. Аннан миңа язучылар имза белән бүләк итә дә, үзем сатып алганын берәр китапханәгә тапшырам.

 

Минем бит әле үз әсәрләрем дә бар. Әмма үзем үлгәнче шәхесләр турындагысын мәңгеләштереп калдырасым килде. Үз әсәрләрем качмаслар, югалмаслар әле дидем.  Тагын документаль дүрт томлык чыгарасым бар, шуннан соң үземнекеләргә тотынырга исәп бар. Анысына вакытым булырмы-юкмы, өлгерербезме, әле бит аның матди ягы да бар. Үз әсәрләрем ун томлыкка җыела.

 

– Матбугатта Рудольф Нуриев турында язылган кино сценариегез дөнья күрде?

 

– Әйе, кыскартылып бастырыла башлады. Ул тугыз серияле фильм булып төшерелер дип язылган сценарий иде. Ләкин алай булмас, ахры. Петурбургтан: “Бер серияле итеп төшерә алабыз”, – дигән сүз килеп ишетелде, тик бу әле рәсми җавап түгел. Ә бер серияле өчен яңа сценарий  язарга кирәк булачак. Тукай турында да яздым киносценарий. Анысын Тукайның 125 еллыгына эшләргә җыеналар.Ул да күп серияле. Ике сериясен төшерәбез дип вәгъдә биреп маташалар, алга таба нәрсә булыр – белмим.

 

– Рабит абый, әдәбият сезне ничек кабул итте дип уйлыйсыз?

 

– Кеше үзенең сәләтле икәнлеген исбат итеп яшәргә тиеш. Аны исбат иттермәскә тырышучылар күп була. Мине генә түгел, башкаларны да. Алла кешегә сәләтне бирә, әмма исбат иткәндә ул аңа катнашмый, анысы синең эш. Әгәр тырышлыгың белән шуны исбат итә алсаң, син – шәхес. Күпме талантлар үлде! Кеше үзе исән, таланты гына үлде. Ә уртакул гына талантлар тырыша-тырмаша әһәмиятле әсәрләр язды. Мин андыйларны хөрмәт итәм. Демократия дигән сүз Аллаһы тәгаләгә туры килми кебек. Әмма бу очракта ул – бөек демократ. Бөтен кеше сәләт белән туа. Аны исбатлау үз эшең. Сәләт плүс хезмәт тигез була талант, талантка хезмәтне кушсаң, даһи килеп чыга. Формуласы бик гади аның. Моннан да гади әйбер була алмый.

 

Минем 3-4 ел китапларым чыгарылмый, газеталарда мәкаләләрем басылмый торды. Бу сәләтсезләр, әләкчеләр “тырышлыгы” нәтиҗәсе. Мин аларның хәзер исемнәрен дә оныта башладым инде. Кайберләрен теркәп куйганмын, кәгазь актарганда килеп чыгалар. Минем белән дус булып йөргән булалар, берни белми дип уйлыйлар. Берсенә кеше алдында әйттем: “Син, – мәйтәм, – миңа койрык итеп куелган идең. Бөтен нәрсәне син җиткереп тордың. Бер-икесен мисал итеп китеримме?” “Әйтмә”, – диде. Минем янымда утыручы берәү: “Нүжәли син шуны эшләдең?” – дип сорады. “Эшләдем, акча кирәк иде”, – диде бу. Ул кеше исән әле, өчле-тугызлы язучы булып йөри.

 

– Әмма әдәбиятка юл ябылган 3-4 ел бушка узмаган. “Урыннары җәннәттә булсын” китабы нәкъ шул чорда тупланган, ялгышмасам?

 

– Әйе, шулай. Дөрес, мин юл ябылды, бөтенләй тыйдылар дип әйтә алмыйм, бераз кислородны гына кисеп тордылар. Мин вакытны бушка уздырмаска дип картларга йөрдем.  Ә бераздан үзем яза башладым.  Безнең татарда аска язучы – язып куеп, вакыты җиткәч чыгарырмын дип эшләүче юк бит. Урысларда ул метод булган. Солженицин, Платоновлар шулай эшләгән. Кайчан да булса чыгар, Сталин үләр дип эшләгәннәр. Ә безнекеләр Сталин мәңге ул дип уйладылар һәм язмадылар. Бердәнбер язган кеше Ибраһим Сәләхов булды.  Язып өстәл астына тыгып куйды да, вакыты җиткәч чыгарды. “Колыма хикәяләре” белән әдип булды. Язучы белән әдипнең аермасы бар. Син дә язучы, мин дә язучы, доносчы да язучы. Әдип – милләт кадиме, милләт китабы яза торган кеше. Башкалар Сталинның мәңгелек түгеллеген аңламады. Мин яшь башым белән шуны белә идем. 4 нче класста укыганда Сталин белән Ленинның портретларын базга алып төшеп яндырдым.  Әби: “Алар икесе дә кяфер, улым”, – диде дә, тотып яндырдым.  Мин гомерем буена антисталинист булдым. Шуңа күрә партиягә кермәдем. Бу – минем горурлыгым. Коммунист булган дусларымның ачуы килә иде кайчагында. “Сез бит ышанмыйсыз, карьера өчен генә керәсез”, – дип әйтә идем, миңа ачулана иделәр. Карьера да эшли алмады бит күбесе. Гариф Ахунов белән Зәки Нури коммунист буларак карьера эшли алдылар. Бөек язучы дип әйтә алмыйм икесен дә, әмма партия аркасында алар шәп  оештыручы булып киттеләр. Андый кешеләр дә кирәк. Ә менә заман иләге аша үткәргәндә әсәрләре калыр микән? Язучының үзеннән алда әсәре үлә икән, ул язучы түгел. Үзе белән бергә үлә икән, шулай ук язучы түгел. Үзе үлгәннән соң үлә икән, язучы түгел. Үзе үлгәннән соң да әсәрләре яши икән, менә ул әдип була. Безнең әдәбиятта – 99 процент кәгазь чүбе. 80 ел дәверендә язылган әдәбиятны багып карыйк, нәрсә калыр икән? Райком секретарьләрен, председательләрне мактаган романнар-повестьлармы? “Яшә, даһи Сталин!” – дигән җырлар калырмы?  Кайберәүләр шигырьләрендә Ленин дигән сүзне Сталин дип алмаштырды, Сталин үлгәч, Ватан дип куйды. Болармы язучы?

 

Мин гомерем буе гаделлек эзләп чәүчәләкләндем. Салих Баттал гаделлек эзли-эзли үлеп китте. Коммунист булмаган коммунистлар иң көчле  коммунист Салих Батталны партиядән чыгардылар. Ә нинди кеше иде ул! Хәрби летчик, иң беренче парашют сынаган кеше. Совет авиациясендәге парашют Салих Батталдан башлана. Ул бит Анисимовлар, Чкаловлар белән очкан коммунист! “Сез Ленинча бармыйсыз, Ленин милли мәсьәләдә алай кушмаган”, – дигән өчен аны изделәр-изделәр дә партиядән чыгарып аттылар. Мин шундый нәҗес эшләр эшли торган партиядә торып нәҗескә буяласым килмәде.

 

– Ә бизмәнгә салып үлчәп карагыныгыз юкмы, партиягә кереп сез дә зуррак карьера эшли алмый идегезме?

 

– Миңа турыдан-туры кагылучы булмады, әмма партиясез булуымның җиле тия торды. “Партиягә керсәң, баш режиссер итеп куябыз театрга, кермәсәң – юк”, – диделәр. Мәйтәм: “Мин бит Аллага ышанам” “Ышансаң соң, барыбер кер!” – диделәр обкомда. Икейөзлеләнмәдем, кермәдем.  Ә баш режиссер итеп барыбер куйдылар. Курчак театрында баш режиссер булдым. Аннан тагын чакырып алдылар. Бу юлы: “Җитәкче кеше партиясез булмый”, – дип үгетлиләр. Мин Фадеевны мисалга китердем, ул партиягә кермичә Язучылар Союзы рәисе булган кеше. “Син бит Фадеев түгел”, – диләр. Ә миңа ул үрнәк иде. “Эшләрлек булса, партиядәге кешене куегыз алайса”, – дидем. Эшләрлек кеше юк... Кадрлар булмаганлыгына алар үзләре гаепле. Режисерлар бүген дә җитешми. 10 режиссер кирәк республикага! Кадрлар булмаганлыктан, заманында мин партиядә тормаган килеш өч театрда режиссер булып эшләдем. Китмәгән булсам, рәхәтләнеп яшәр идем. 

 

Ул вакытта партиясезләр бар иде: Сибгат абый, Хәсән Туфан, Еники... Димәк, алай да эшләп булган. Әдәбиятның төп баганаларын партиясезләр тәшкил итә. Партиягә кергән булсам, мине икенче көнне үк куып чыгарырлар иде. Андыйларга эш табуы күпкә кыен. Чыгарылган кешегә кермәгән кешедән куркынычрак. Ул кеше юк дигән сүз. Кергәнче чыгу юлын уйларга кирәк ул. Мин салып йөри,  буйдак чагында гүләйт итә идем, теләсә кая теләсә нәрсә сөйлим. Мине партиядән чыгаруы бик җиңел иде.

 

– Ничектер каршылыклы килеп чыга, Рабит абый. Үзегез Аллага ышану турында сөйлисез, үзегез салып йөрдем, гүләйт иттем дисез...

 

– Минем алар өчен Алла каршында җавап бирәсем бар. Бу гамәлләрем Аллага ышануны инкарь итми бит. Минем кайбер гөнаһларым бар, гөнаһсыз кеше булмый ул.Алар өчен мин җавап бирәчәкмен.

 

– Китабыгызда Нурихан Фәттахны кытыршы холыклы кеше дип атагансыз. Үзегезне ничек сурәтләр идегез?

 

– Мин үземә – үзем бәя бирә алмыйм, кешеләрдән сораштырырга кирәк. Кемдер кабәхәт дияр, кемдер бер эш күрсәткәне юк, сөйләнеп кенә йөри дияр, кемдер аның кебек эшләп карагыз әле дияр – барысы да булачак. Үземә турыдан-туры әйтүчеләр дә күп. Өстән донос язучылар да бар. Мин аларны беләм. Әмма белгәнем турында әйтмим. Үпкәм дә юк. Башка эше булмагач, язсын, әйдә, дим. Кеше өстеннән әләк язып, кимсетергә тырышкан кеше, чынлыкта, үзен кимсетә. Чын кеше булса, үзеннән талантлы кеше турында язып, үзе дә талантка әйләнер һәм тарихка калыр иде. Ә алар шуны аңламый. Мин гомерем буе замандашларымның иҗатын күтәрергә тырыштым. Алар бик күп. Бенефисын уздырмаган язучы юк. Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Нурихан Фәттах,   Аяз Гыйләҗев... Барысының да юбилей кичәләре сценарийларын мин яздым, режиссер буларак куйдым, кич буе сәхнәдән алар турында сөйләдем. Сүгелгән әсәрләрен алай түгел, болай ул дип мактыйм. Минем мәсләгем шундый. Ә әләкченең мәсләге башка. Кешене пычраткан кешегә пычрак тими калмый.  Шуңа күрә алар бәхетсез кешеләр. Менә күптән түгел генә “Шәһри Казан” газетасында Батулладан да кабәхәт кеше юк дип язып чыктылар. Дөньяда нинди әшәкелек бар, барысы да миңа тупланган икән. Мин аны судка бирсәм, аның исбаты юк бит. Ничек инде мин иң кабәхәт кеше булыйм? Минем гаиләм бар, балаларым үсеп килә, шөкер, үзем һәрвакыт кеше күз алдында. Еллар буена телевидение, радиодан сөйлим. Кешенең иҗаты турында, тарих турында сөйлим, балаларга аңлатам. “Батулла дәресләре” дип, телевидениедә 124 дәрес бирдем мин, 4 ел буе барды ул.  Берәү: “Нишләп Батулланы күрсәтәсез? Ул бит надан”, – дигән. Шуннан чыдый алмый төнлә миңа чылтырата: “Аны син түгел, мин сөйләргә тиеш”, – ди. “Соң, дустым, бар да камера каршына утырып белгәнеңне сөйлә. Ул бит минем вазыйфам, авыр йөк. Мин бушармын да, башка җиргә китәрмен. Синең сөйләгәннәреңне тыңлап, мактап мәкалә язармын”, – дидем. Булмады... Батулла дәресләрен шул шикаятьләр аркасында йомып куйдылар, ә алмаштырырлык кеше тапмадылар.

 

Күп эшләгән кешенең дошманы күп буладыр ул. Әмма мин алар турында дошман дип сөйләмәс идем. Дошман бит бик зур сүз ул. Батулланың дошманы булу өчен Батулла дәрәҗәсендә булырга кирәк. Ә болар эчпоштыргычлар гына.

 

– Сез балаларны чын татар итеп тәрбияләгән ата. Милли җанлылык гаиләдә бирелә дигән сүз белән килешәсезме?

 

– Бик дөрес. “Мин Себердә үстем, татар мәктәбе юк иде, шуңа күрә татарча белмим", – дип акланучылар бар. Бу – мескенлекне исбат итә торган әйбер. Ә гаиләдә нишләп татарча сөйләшмәгәннәр? Минем шундыйларның ата-анасына ачуым килә. Татарча белмәве баланың түгел, әти-әнисенең гөнаһы. Аяз Гыйләҗевнең балалары урыс мәктәбе бетерде. Татарча уйлап, татарга хезмәт итәләр. Нурихан Фәттахның балалары урыс-татар мәктәбендә укыдылар (бу сүзләрне ишетү безгә аеруча күңелле, чөнки Н.Фәттахның кызы Чулпан бездә эшли. Улы Алмас исә – оста травмотолог, шулай ук татар җанлы кеше. Нурихан аганың оныклары Шамил, Зөләйха һәм Алисәнең татар мәктәбендә укулары, саф татарча сөйләшүләренә үзебез шаһит – ред.). Бүгенге көндә дә егылып татар китабы укыйлар. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев шәһәрдә үскән. Телләре саф, иҗатлары саф. Бөтен әйберне гаилә хәл итә, мәктәп түгел. Минем зур улым да урыс мәктәбендә укыды, икенчесе дә урысныкында укый. Алар татарча уйлый. Бик рәхәтләнеп татарча укытыр идек тә, шартлары юк бит. Беренче сыйныфтан балаңны татар мәктәбендә укытам дип ерактагы мәктәпкә ташып кара! “Татарлар үзләре урыс мәктәбенә бирә бит балаларын”, – диләр. Без бит мәҗбүр шунда бирергә. Бала ишегалдына чыккач теләсә-нинди телдә сөйләшсен. Өйдә ул үзе телендә сөйләшергә тиеш. Аны шулай итеп куярга түгел, ул үзеннән-үзе шулай булырга тиеш. Без балаларга татарча гына сөйләшергә кушмадык. Без татарча сөйләштек кенә. Нәкый ага Исәнбәтнең ун баласы да Казанда туып үскән. Празат Исәнбәт татар телен галимнәрдән дә яхшырак белә. Йолдыз Исәнбәт татар музыкасына хезмәт итә. Мин Нәкый агадан бу хакта сораган идем. Ул болай сөйләде: “Бала урамнан ачыгып кайтып керә дә: “Папа, дай хлеба”, – дип кычкыра. Эндәшмибез. Тагын кычкыра, тагын дәшмибез. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, мин хатынга эндәшәм: “Әнисе, анда бер урыс малае кергән. Сора әле нишләп йөргәнлеген.” Шуннан малай: “Әти, ипи бармы? Ипи бир әле”, – дип сорый. Мин: “И, үзебезнең Празат икән бит, әнисе, бир берәр кыерчык ипи”, – дим.” Менә бит, чыбыркы тәрбиясе түгел!

 

– Ничек уйлыйсыз, балаларыгызга  Рабит Батулла улы булу авыр түгелме?

 

– Шөкер, алар начар малайлар түгел. Кем баласы булуларын алар яхшы белә, әмма минем аларны артларыннан төртеп йөргәнем юк. Хыялым бар: “Менә бу Нурбәк белән Байбулатның  атасы” – дип әйтүләрен ишетәсем килә. Мин шуны көтәм. Алар шәхес булып өлгергәч, мин артта калачакмын. Рөстәм Маликовны: “Бу – Муса Маликовның әтисе”, – дип таныштыралар иде.

 

Мин Нурбәкнең балетка китүенә каршы килдем. Әнисе дә каршы булды. Ә ниятеннән кире кайтмагач, ярдәм итә башладым.  Ярдәм итүем фикерләр әйтү, киңәш бирү мәгънәсендә. Без хәзер әнисе белән аның җанатарлары. Сөенә-сөенә һәрбер премьерасына барабыз. Ул катнашкан һәр концертны карыйбыз. Ул – безнең горурлыгыбыз.

 

Нурбәк тә, Байбулат та фикерле, китап укыйлар, телевизорга берегеп ятмыйлар. Минем канат астыннан чыгалар инде. Олысы чыкты да бугай. Вакыт-вакыт: “Әти, син дөрес уйламыйсың”, – дип куйгалый. Аларның әниләре яхшы тәрбияче. Беркайчан да балаларга тырнак белән чиерткәне юк. Мин үзем дә кул күтәрмим, әмма миндә кызышлык бар.

 

Аннан соң, балаларны бервакытта да үзеңнән калдырмаска, күкрәк вакытыннан ук кунакка йөртергә кирәк. Кунакта ул шул хуҗаның балалары белән таныша, үзенә дуслар булдыра, аларның йолаларын кабул итә һәм кеше арасында үзен тотарга өйрәнә. Һиндстанда бу йола бүген дә бар. Ә бездә бу мәсьәлә киселеп ташланган. Имеш, юк, баланы кунакка алып барып булмый. Финляндиядә парламент барган чакта  мәктәптән кайта торган бала арткы рәттә утырып тыңлый ала. Тыңлый, сөйләргә өйрәнә, сәясәтне аңлый башлый. Шуннан зур сәясәтче килеп чыгарга мөмкин. Япониядә 5 яшькә кадәрле баланы әллә нинди тәртипсезлек кылса да битәрләмиләр. Без, ачуланып, кыйнап баланың психикасын какшатабыз... Финнәрнең, һиндларның тәҗрибәсе әйбәт. Безнең гаиләдә ул бар иде. Әле сугышка кадәр үк әти безне, толыпка төреп, 40 чакрым ераклыктагы авылга кунакка алып китә иде. Тегеләрнең балалары сөенеп тора без килгәнгә. Хәзер безнең балалар аралаша, югыйсә, якын туганнар да түгел.

 

Театрга без һәрвакыт дүртәү йөрибез. Балалар бәләкәй чакта дүртәү килеп кергәч, Марсель Сәлимҗанов: “Менә сез тамашачы тәрбиялисез”, – дип сөенә иде.

 

– Язучының әдип булып китүендә гаиләнең роле бармы?

 

– Бик зур. Гаиләсез кеше язучы булалмыйдыр. Һәрхәлдә миңа гаилә кирәк. Бала-чага белән маташу, гаилә белән кунакка йөрешүләр кирәк. Кунакка йөрергә яратам мин. Бик рәхәтләнеп хатын ягына кайта идем. Анда мин кадерле кияү идем. Кияү кайткач мунча да ягыла, кадер-хөрмәт күрсәтелә. Мал суярга, бакча эшләре вакытында гел кайта идек. Хатыным бик эшчән минем, авыр эшләрне эшләп үскән кыз.

 

Миңа Ходай күңел сиземләве биргәндер. Мин, гомумән, кызлар белән танышканда ук бу минем әнигә килен була алырмы икән дип уйлый идем. Әнигә килен булгач, миңа хатын була инде. Башка егетләр башлыйм да ташлыйм дип таныша торган булгандыр, ә минем гаиләгә тартылуым бар, гаилә җылысы кирәк иде. Шуңа күрә һәрберсенә бик җитди карадым. Араларында яшерен бәйге оештырганмындыр. Әмма минем сайлау принципларым башкаларга туры килмәстер, чөнки һәркемнең үз холкы бит. Әти: “Хатынны аны йөргән чакта бер-ике тапкыр чабакларга кирәк. Барыбер синнән китмәсә, яхшы хатын булачак”, – ди иде. Әби әйтәдер иде: “Улым, син кызлар белән йөргәндә кунакка алып бар. Әгәр дә килеп керү белән диванга утырып, музыка тыңлый башласа, мәҗлестә аракы эчсә, бу синең хатының түгел. Ә инде килеп кергәч, хуҗабикәдән: “Ярдәм кирәк түгелме?” - -дип сораса, монысы синең хатының”. Мин әби методын сайладым. Әтинекен дә онытмадым. Сугуын сукмадым мин хатыныма, әмма бу кайчан да булса сугар әле дигән куркыныч яшәп килде. Хатын ир кешедән шүрләп, өркеп торырга тиеш.

 

Мин Заһидә апа Тинчуринага күп йөрдем. Теге калын китапның дүрттән бер өлеше Заһидә апа турында. Заһидә апа – караусыз кеше. Равил Шәрәфиев хатыны Рушания белән кергәләп әйберләрен алмаштыргалап, караштыргалап йөриләр иде. Аннан соң мин йөри башладым. Ул вакытта өйләнмәгән идем әле. Әнигә килен булырмы дигән кешене Заһидә апага алып киләм. Ә ул шулкадәр зур психолог, бер күрүдә шартлата да әйтә кемнең кем икәнен. Бер бик чибәр генә татар кызы белән театрга барырга җыенабыз. Тинчурин театрында баш режиссер булганда мин Тинчуринның спектаклен куйдым. Заһидә апаның да шуны барып күрәсе килә. Ә ул бит таралып китә торган, чәче-башы таралмаган кеше. Заһидә апа калтырана-калтырана җыенганда бу кыз матур пәлтәләрен кигән килеш тәк басып торды, янына да бармады, булышмады. Мин әйткәч кенә җирәнә-җирәнә пәлтәсен кияргә булышты. Театрда да янына утырмады, ике арага мине утыртты. Шуннан соң мин уйлаганны Заһидә апа әйтте: “Бу синең хатының түгел”, – диде. Матур иде, чукынмыш!  Тик мәгънәсе юк. Матур булып кына торасы килә. Тормышның бит аның матур булмаган яклары да бик күп. Авыру ир, башка берәр авыру кешене  карыйсы булса? Әмма карчык кешегә ярдәм итмәгәнне минем әнине карыймы соң инде бу?! Әни 94 тә хәзер, карарга кирәк.

 

Шул вакыйгадан соң мин Заһидә апага җиңгәгез белән бардым. Заһидә апа айлар буе мунча кермәгән, әмма культуралы кеше буларак, юынасым килә дип берәүгә дә әйтми. Җиңгәгез, беренче эш итеп, аны ваннага алып керде. Аны юындыру түгел, ваннага алып керү генә дә берәр сәгатьләп булгандыр. Чөнки үзен-үзе тоталмый, калтырана. Мин бит инде аңа булыша алмыйм. Юындырып чыгарганнан соң Заһидә апа: “Дөнья җәннәте бүләк иттең син миңа”, – диде. Мин Заһидә апаны сөйләндереп утырганда ул керләр юа, аш пешерә, аннан бергәләп ашый идек. Менә шулай 3-4 ел карады ул аны. Заһидә апаның исеме кайнана иде, чөнки ул мине улы кебек яратты, безнең кулда үлде. 

Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 39 | 22.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»