поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.09.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ РУШАН ХӘЯЛИЕВ (АУДИО)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ФИО: Хәялиев Рушан Рәмис улы

 

Автобиографияңне бер җөмлә белән генә әйтеп бир әле? Апаста тудым, Кайбычта үстем, мәктәпне, ә аннары КДУның юридик факультетын тәмамладым...

 

Сиңа иң тәэсир иткән китап/автор? Джек Лондон, Джон Стейнбек, Джек Керуак, Марк Твен, Франц Кафка...

 

Кайчан иҗат итә башладың? Югары сыйныфларда укыганда гитара тота башладым инде мин. Ә менә Казанга килгәч, 2-3курсларда җырларны үзем чыгара башладым.

 

Сине нәрсә борчый? Дискым, җырларымнан мине нәрсә борчыганын күреп була инде.

 

Быел яз көне Рушанның “Төен” дип исемләнгән дискы дөнья күрде. Биредә шул дискта урын алган һәм яңарак җырларының сүзләре, шулай ук берничә җыры белән таныша аласыз.

 

 

 

 

 

 

ТЫНЫЧЛЫК КОРБАНЫ

 

Кыр батырлары яу батырларына әйләнергә мәҗбүр булган елларда

Яшь хатыннар догаларын кылганнар: “Байлыгы кирәкми, әзен бирче, Ходам:

Кайтсыннар исән килеш ирләребез; ачлыктан үлмәбез,

Бер яңгыр яуса

Газиз туфракларга,

Газиз туфракларга,

Газиз туфракларга бер яуса.

 

Инде утыз ел сызгырмый уклар; үзгәрде замана, үзгәрде догалар.

Тынлык белән канәгатьсезлек килде. Кәсепләрен алмаштыра батырлар:

“Гаебе бездә генә түгел бит – заманасы шул бит”, –

Чү, сеңлем, бу –

Көчсезлек сүзләре,

Көчсезлек сүзләре,

Көчсезлек сүзләре түгелме?

 

Кайсы илдә туса да – бер гади җыр. Шул мине юата, шуны тыңлап елыйм.

Наратларда уйнаган җилне тыңлыйм,

Наратларда уйнаган җилне тыңлыйм...

Тынычлык корбаны,

Тынычлык корбаны,

Тынычлык корбаны булалмыйм.

 

КАЗАН ТУЛЫ ЯЗ

 

Шушы ут кебек кайнар күзләрең

Эреткәндер карларны...

Болытлар буйлап атлап киләсең,

Бала кебек шатланып.

Түзмәдең: сәлам җибәрдең миңа –

Көчкә аякта калдым;

Җитди булып кылансам да,

Кулны тотып кала алмадым.

 

Кисеп алып кайтып китәр идем

Шушы асфальт кисәген,

Хәтерләп калса әгәр күлдәвекләр

Синең сурәтең.

Күп йөрде болытлар өстебездә -

Тапта әле үзләрен!

Кире ки әле кызыл күзлегеңне –

Артык кайнар күзләрең...

 

ТӨНГЕ СТАНЦИЯ

 

Төнге станция.

Караңгыда ялгыз ут.

Төнге җилләр салкын була –

Якаңны күтәреп тот.

Төнге станция.

Үткәнем – бер букчада,

Киләчәгем – автобус:

Килә? Килми? Соңга кала?

 

Утырдым аяк сузып,

Бераз ял итсен, диеп;

Күршем куйды елмаеп,

Аргансың бүген, диеп.

Мондый вакыт җылы сүз

Кадерле икеләтә.

Коры тәмәке исе

Туган якны хәтерләтә...

 

БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ

 

Кайсы яшьтә үзгәрдең син,

Оныттың хыялларың?

Фикерләрең дөрес иде,

Гади иде мантыйгың.

Адаша иде бик җиңел

Кайгыларың, чапканда

Биек үлән арасында

Балалар дөньясында.

 

Балалар дөньясы

Нигә соң калмасын?

Балалар дөньясы

Бер күперне чыгасы.

 

Караңгы төшкәч дөньяга,

Шомлы иде һәр шәүлә;

Иң бәхетле кеше идең

Якты иртә килгәндә.

"Газап түгел", – дисең, – "тормыш,

Гел шатлык булмаса да"...

Син кайдадыр, ә мин һаман

Балалар дөньясында.

 

Балалар дөньясы.

Күз яшьләре ачысы.

Балалар дөньясы

Нигә соң калмасын?

 

КӘРИМОВ, ХӨСӘЕНОВ ВӘ ШӨРЯКӨСЕ

 

Кәримев, Хөсәенев вә шөрякәсе

Җитәкләп кулымнан уңышка илтсен.

Гасыр пәрдәләреннән килеп чыкты ук!

Бу ахыргы заманда безгә хөрмәт юк...

 

Кәримев, Хөсәенев вә шөрякәсе

Ничек яшәргә икәнне аңлатып бирсен.

Нигә тагын өмет белән карый бу күзләр?

Күбрәк ягыйк юеш салам – күрсеннәр үрләр!

 

ҮСКӘН УҢГАН САБЫЙЛАР

 

Кайсы яктан карасаң да,

Авызыңны ватсалар, – димәк, – эш дөрес бармый.

Каршы дәшмичә тыңла

Төшләрең җимерелүен – буларсың уңган сабый.

Әмма гомерең буена

Авызыңны ватмасалар, – димәк, – кайдадыр хата

Үскән уңган сабыйлар

Ватан өчен сугышалар кичләрен компьютерда.

Patria o muerte!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»