|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2020 Җәмгыять
"Һава җитәме соң суларга?": Бүген иртәнге дүрттә хастаханәдә урын өстендә язылган шигырьӘлеге шигырь юллары бүген Әлмәт хастаханәсендә туган. 4 тулып 12 минутта. Рәфкать Шаһиев исемле кеше язган аны. Ник элдекме? Кешелеклелек төшенчәсен бутенләй онытып бетермик дип күрсәтәсе генә килде. Шуңа элдек. Бу шигырьне үзегезгә саклап куйсагыз да каршы килмәбез. Хастаханә бүген көрәш кыры, Сират күперендә юлыгыз.
Һәр авыру өмет белән карый,
Сез сузасыз ярдәм кулыгыз.
Баштан-аяк махсус кием Сездә.
Үзегез соң ничек сулыйсыз.
- Ничек кенә саклап калыйк, - диеп
Һәркем турында Сез уйлыйсыз.
Яту түгел, хәтта утырырга,
Вакыт тапмаганда күбегез.
Һәр авыруга гомер өстисез Сез,
Егылырга җитеп үзегез.
Шәфкать туташымы, санитармы,
Табибмы Сез - юк һич аерма.
Авыру өчен йөгереп йөрисез Сез:
- Тик гомеркәйләрен каерма.
Күзегезгә яшьләр тыгылганда,
Елмаерга көчләр табасыз?
Безгә бирер өчен яшәү көчен,
Сез кайлардан гына аласыз?
Өметсезгә - өмет өләшәсез,
Үз көчегез кушып бирәсез,
Ярдәм сорап килгән һәр авыруны,
Туганыңдай якын күрәсез.
Идән юа кемдер, икенчегез -
Тәмле теле белән аш бүлә,
Өченчегез килеп укол ясый,
Һәркайсыгыз монда эш белә.
- Ничек узды төннәр, ничек хәлең?
Һава җитәме соң суларга?
- Ә үзегез, үзегез ничек?- диеп
Батырчылык итмим сорарга.
Һәр авыруга саплам гомер өстәп,
Ярдәм кулыгызны сузасыз.
Тәмле телегезне кызганмыйча,
Бер җылы сүз әйтеп узасыз.
Ашарга да вакыт тапмыйсыз Сез,
Кайчак көчкә атлап барасыз.
Авыруга бирер яшәү көчен
Үзегез соң кайдан аласыз?
Нинди изге ата-ана үстергәндер -
Бәхет белән бергә булыгыз!
Сез дә Аллаһ түгел, ә шулай да,
Аллаһ юлы Сезнең юлыгыз.
Өстегездә аксыл-зәңгәр кием,
Йөрәгегез белмим ниндидер.
Җаннарыгыз - илаһ белән тулы,
Күңелегез тынгы белмидер.
Яшәү белән үлем арасында,
Сират күперендә юлыгыз.
Сезгә Аллаһ озын гомер бирсен.
Бәхетләрдә генә булыгыз!
Рәфкать Шаһиев. Әлмәт, ЦРБ, 30.10.2020, 04.12.
--- |
Иң күп укылган
|