|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2020 Шоу-бизнес
"Куркыныч төш кебек": Зөлфия Вәлиева да ковид йоктырган (ВИДЕО)Илназ Сафиуллин, Салават Фәтхетдинов... Коронавирус йоктыручы эстрада артистлары исемлеге тулылана бара: җырчы, Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева да авырып киткән. Бу хакта ул инстаграм аша үзе хәбәр итә. "Дәшми кала алмам дип уйладым. 10 көн - куркыныч төш кебек... Бу бик мәкерле авыру - организмга бик нык тәэсир итә. Бу хакта барыгызны да кисәтәсем килә, бәлки кайсыгызга да булса файдасы тияр. Мин дә башта бу хәлләрне уйдырма гына дип кабул итә идем. Алай түгел икән! Мин бик сирәк авырыйм, 3 көнләп ятам да, витаминнар эчеп, янә аякка басам. Ә монда... Бу бик җитди. Дөрес итеп дәваланырга кирәк. Аптекаларда булмаган даруларны да табарга була. Курыкмагыз, иң мөһиме, өметсезлеккә, паникага бирелмәгез", - ди Зөлфия Вәлиева.
--- |
Иң күп укылган
|