поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.10.2020 Матбугат

“Шәһри Казан” журналисты Дамир Бәдриевка бүген 60 яшь тулды (ИНТЕРВЬЮ)

“Шәһри Казан” газетасында иң озак эшләүче хезмәттәшебез Дамир Бәдриевка 60 яшь тулды! Дамир Бәдриев дигәч, иңенә – сумка, муенына – фотоаппарат аскан, мыек астыннан елмаеп караучы тәҗрибәле һәм оста журналист күз алдына килә.

Дамир Равил улы Бәдриев 1960 елның 20 сентябрендә (паспорт буенча 14 октябрьдә) Балык Бистәсе районы Күки авылында Равил абый белән Флюра апаның беренче нарасые булып дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, КДУның журналистика бүлегендә белем ала. Башта “Авыл офыклары” (ул чакта “Октябрь юлы”) район газетасында, аннан соң өч ел Чаллыда “КамАЗ” заводының “Нур” басмасында хезмәт куя. 1995 елдан бирле “Шәһри Казан”да журналист булып эшли. Шәһәр тормышын яктырта, Казан мэриясе үткәргән чараларның берсеннән дә калмый.
 
– Дамир абый, сез эшләгән дәвердә газетада ничә җитәкче булды? Кайсысы аеруча күңелегезгә якын?
– Мин килгәндә, баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин иде. Нәкъ менә ул күңелемә якын булып истә калды. Абруйлы шәхес ул. Бүгенгә кадәр “Шәһри”дә җиде баш мөхәррир белән эшләдем.
 
– Журналистикада эшләүчеләрнең күбесе – хатын-кызлар. Сезнеңчә, ни өчен журналистикада ирләр аз?
– СССР вакытында журфакта кызлар белән егетләр саны бертигез иде. Әйтик, 15 кешенең 8е – егетләр булды. Ул вакытта журналистның дәрәҗәсе бар иде. Ләкин 90нчы елларда хәерчелек заманы башлангач, егетләр күбрәк эшкуарлык белән шөгыльләнә башлады. 7-8 мең сум эш хакына ир-ат эшләп йөрми, билгеле. Сәламәт кеше журналистикага килми. Чирле яки хыялый кешеләр генә бу өлкәдә эшләп калды.
 
– Сез, димәк, хыялый кеше. Эш хакы аз булгач, гаиләне ничек алып бардыгыз?
– Тырыштык. Хатыным Әлфия – акыллы. Ул хисапчы булгач, акчаны тота белдек.
 
– Сез - “Шәһри Казан”да иң озак эшләүче журналист. Бик сирәк ир-ат озак еллар буе бер урында эшли. Башка редакцияләрдә эшләп карау теләге булмадымы?
– Мин - “Шәһри Казан”ның патриоты.  Күченеп йөрүне яратмыйм. Нинди генә эштә булсам да, бер урында гына эшләр идем.
 
– Ә нинди эштә эшләр идегез?
– Тегүче яки рәссам була алыр идем. Фуражка, сумкалар тегәм. Тегү машинасы алырга да хыялланып йөрдем әле. Машинка белән тексәң, тигезрәк, матуррак килеп чыга. Агач эше дә бик ошый. Авылга кайткан саен агач эше белән “җенләнәм”. Кечкенә чагымда бабам Гыйльметдингә ияреп урманга йөрдем, бергә агач утырта идек. Урманны, агачларны яратам.

– Фотога төшерү белән кайчан мавыга башладыгыз?
– Студент елларында фото сәнгате буенча дәресләр алдык. Фотога төшерү осталыгына Константин Куранов өйрәтте. Мин табигатьне, кешеләрне төшерергә яратам. Чит илгә барсам да, төрле күренешләрне, Казанның тарихи урыннарын төшерәм. Кызганыч, борынгы биналар юкка чыгып бара. Һәр журналист үз архивын сакларга, тупларга тиеш.
 
– Сезгә еш кына авылларга йөрергә туры килә. Дамир Бәдриевны беләләрме?
– Өлкән буын белә. Без бит инде халык өчен эшлибез. Таныйлар, беләләр икән, моңа бик сөенәм.

– Дамир абый, безнең буын журналистлары хәзер интервьюны да ватсап аша гына ала. Ә сез әле һаман дәфтәр битенә язасыз...
– Без – совет заманы кешеләре элеккеге машинкаларда язарга өйрәндек. Мәктәптә карага манып каләм белән яздык. Ул чор балалары компьютерсыз да яши ала. Ә хәзерге яшьләр, кызганыч, компьютер һәм смартфоннан башка яши алмый.

– Редакциябездә эшләүче яшь журналистлар өчен сез – зур табыш. Белемегез, тәҗрибәгез белән уртаклашасызмы?
– Яшьләрнең яныма кереп сорау бирүләренә сөенәм. Эзләнергә, өйрәнергә, белемгә омтылырга кирәк. Интернеттан алган мәгълүматның дөреслеген дә кат-кат тикшерү шарт. Мәкаләне ашык-пошык язарга ярамый. Мәкалә дөрес һәм халыкчан булырга тиеш.
 
– Татар журналистикасына нинди бәя бирәсез?
– Яшьләрнең китап һәм газета укымаганы күренеп тора. Тел байлыгы сай. Бу язуда нык сизелә. Язмаларның эчтәлеге начар. Дикторларда да шулай ук. Җөмләләре “чыктым аркылы күпер”. Сүзнең тәмен белү юк. Татар теленең тәмен тоярга кирәк.
 
– Басма газеталарның киләчәге турында ике төрле фикерләр йөри: кемдер интернет басма газетаны кысрыклап чыгара, кемдер, киресенчә, газетаның киләчәге бар дип саный. Ә сез нинди фикердә?
– Америка һәм Япониядә 20-30 еллар элек үк интернет сайтлары барлыкка килгәч, газеталарны юк итәргә уйлаганнар. Тик ахырдан газеталарның кирәк булуына төшенгәннәр. Хәзерге көндә аларның басма газеталары миллионлаган тираж белән чыга. Интернет белән газета бер-берсенә комачауламый, киресенчә, баета гына. Әгәр басма матбугатны бетерсәләр, бу бик зур хата булачак.

– Бүген сезне борчыган мәсьәләләр бармы?
– Халыкның газета укымавы күңелне төшерә. Дәүләт тарафыннан максатчан рәвештә газеталарны халыкка җиткерү эшен тормышка ашырырга иде. Газетаны пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә укырга тиеш. Элек без бөтен газетаны укый идек. Ә бүген хәтта укытучылар да, китапханә эшчеләре дә газета алдырмый.
 
– Ни өчен халык “Шәһри Казан”га язылырга тиеш?
– Надан булмас өчен. Телефондагы мәгълүмат ялган булырга, ә телевизордан караганы истә калмаска мөмкин. Газетаны исә аңлаганчы, сеңдергәнче кат-кат укырга була.
 
– Сез “Шәһри Казан” эшчәнлегеннән канәгатьме?
– Әлбәттә! Коллектив көчле. Күп нәрсә редактордан тора. Бүген көчле редактор белән эшлибез.
 
– Дамир абый, газета укучыларын киләчәктә дә кызыклы язмаларыгыз белән сөендерәчәксезме?
– Канун буенча мин тагын 1 ел 6 ай эшләргә тиеш. Әмма татар матбугатына тагын да озаграк хезмәт куярга исәп бар әле, Аллаһы боерса. Теләк белән бергә исәнлек тә кирәк. Сәламәт булырга язсын!
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»