|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2020 Җәмгыять
"Бәрән белән ятып йокладык, ә бозау пионер галстугымны чәйнәде"Балачак — үзе бер әкият дөньясы ул. Кайчандыр, күпмедер авырлыклар очраган булса да, үскән чор, башлыча, якты истәлек булып хәтердә яши. Күп эпизодлар, фотографияләрдәге кебек, күз алдыннан картаеп барганда да китми. Укыган китапларыңның геройларына, әкияттәге батырларга охшарга тырышып, якты хыялларга атланып, алга омтылган чаклар бит ул... Үткән гасырның 40нчы елларында туып, авыл җирендә үскән балаларның көнкүреше бер-берсенекенә нык охшаш, әмма һәркем аны үзенчә үткәргән, исендә калдырган. Үз сукмагыннан атлаган. Шулай да, кемнең нинди шартларда яшәвенә карамастан, авыл баласының табигатькә якынлыгы бәхәссез.
Мин 1945 елның сентябрендә туганмын. Авылда, авыл җирендә — табигать кочагында үстем. Аңа якынлык җирдә яланаяк йөрүдән башлана дип исәплим. Яз көне урамның кояш караган ягында кар эреп бетеп, беренче сукмак салыну белән кыршау тәгәрәтеп йөгерә башлыйсың да, октябрь азакларында, кырау төшә башлаганда гына яланаяк йөрүдән туктыйсың. Урманга каен суы эчәргә барганда кар сакланган йөзәр метр араны да “шәрә тәпи” үтәргә туры килә. Билгеле, аякларны кардан тиз-тиз тар-тып аласың, әмма салкын тими. Аяклар “чебили” инде, анысы вак нәрсә. Кайсы малай аңа игътибар итсен...
Табигать урманда, кырларда гына түгел, ул өйгә үк үтеп кергән. Йорт эчендә өй җиһазлары барысы да агачтан: тимер караватлар соңрак күренә башлаган чор. Барысы да агачтан — тәлинкәләр, чәркәләр, хәтта кашыклар. Балалар йоклый торган сәке дә тактадан җәелгән. Менә кайдан ук табигать башлана!
Ул сәкегә без — биш бала гына хуҗа түгел. Аның өстендә, төнлә йоклаганда безнең өстән дә, суыктан саклап калыр өчен өйгә кертелгән сарык бәрәннәре йөгерешә, сикерешә, артларыннан шыбыр-шыбыр “кара түгәрәкләр” коелып тора. Бу җан ияләренә көн дә, төн дә комачауламый. Йоклаганда безнең битләрне “үбеп”, ялап китәләр. Бу хәлгә бик борчылмый идек. Тик киштәдәге китапларны, киемнәрне сикереп, тартып төшерсәләр, шунысы ачуыбызны чыгара. Бу — сәкедәге хәлләр.
Идәндә безнең белән беррәттән бозау хуҗа булып алган. Анысы муенчак белән бәйләп куелса да, күп нәрсәгә үрелеп өлгерә. Буе-муены җиткән әйберне чәйни. Уф! Бозау авызына керә башлаган пионер галстугы белән төшкән фоторәсемем әле дә саклана. Бозауны сагынып түгел, пионер чагымны искә алып карыйм. Бозауга ачуым юк, ул бит анасыннан үрнәк алып эшли. Сыерны да кыш көне бозау янына кертеп савалар. Анысы инде бигрәк аяусыз, рәхимсез. Чәйни! Күпме сөлге-тастымалларны, кием чабуларын бозды, санап бетерерлек түгел...
...Сәке астында да табигать хөкем сөрә. Анда кабаклар саклана. Кабыклары каты. Ул чакта нитрат дигән нәрсә булмаганлыктан, эчке өлешләре дә вакытка, җылы һавага бирешми, череми, быжымый. Аһ, ул кабак төшләре! Чикләвек кебекләр иде...
Кабаклар арасына язга таба каз оясы куела. Анда хуҗабикә булып инә каз утыра, бәбкәләр көтә. Сәкене ачарга уңайлы булсын өчен бер тактада тишек калдыралар. Кызыксынып, шунда кулыңны тыксаң, каз зәһәр итеп тешләп тә ала әле.
Идән астында йөгерешкән тычканнар кабак арасына чыга башласа, песи аларны ауларга тотына.
Без, бала-чага, шунда буталып йөрибез. Йорт эче гөж килеп тора. Тормыш кайный. Монда чын мәгънәсендә – “тере почмак!” Әйтергә кирәк, бөтен тере затлар арасында татулык, үзара аңлашу хөкем сөрә.
Табигать өйгә тереклек вәкилләре белән генә керми. Искән җилләре дә кеше торагын читләтеп үтми. Көчлерәкләре серәеп торган морҗа башына бәрелеп- сугылып, төрле тонда сызгырып, бүлмәгә үтеп керә. “Симфо-нияләрен” уйнап бетермичә тынмыйлар. Коеп яуган яңгырлар да әрсезлек күрсәтә. Салам түбәне суга манчып, түшәм ярыкларыннан эчкә агалар. Бу тамчыларны җыюга бөтен савыт-саба җәлеп ителә. Өйдә барыбыз да чыр-чу киләбез. Күңелле өйдә! Табигать балалары без.
Ишегалдында да тормыш кайный. Анда чыксаң, бөтен җир мал-туар белән тулган. Сарыклар, бәрәннәр, бозау, сыер, тавыклар, казлар, үрдәкләр... Һәрберсе үз урынын белеп яшәргә тырыша. Тынычлар. Ач түгелләр. Ата каз гына очынып китә, усаллаша. Авылдагы тегүче апа сырып биргән бишмәтемнең озын чабуын томшыгы белән эләктереп, ике канаты белән ике яклап аз бәргәләмәде мине ата каз!
Калган яклап табигатьтә тынычлык иде. Табигатькә ярашып-яраклашып үстек без.
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.
--- |
Иң күп укылган
|