|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2020 Җәмгыять
6 ай шкафта яшәгән сабый ни хәлдә?Дөнья тулы – гыйбрәт хәл. Күптән түгел Свердловск өлкәсендә 37 яшьлек хатынның яңа туган сабыен шкафта – сумкада тотуы турында барча халыкка билгеле булган иде. Әле табиблар сабыйның хәле тотрыклы, дип бәяли. Нарасый ашый, эчә, уйный. Билгеле булуынча, ханым йөклелек буенча исәптә тормаган, бәбине бала тудыру йортында тудырмаган. Ә сабый туганнан соң барлык танышларына аның үлүе турында сөйләгән. Ананың зур улы сабыйны әнисеннән качып кына ашаткан, ләкин беркемгә дә бу хакта сөйләмәгән.
Йортта сабый барлыгын хатынның кунакка килгән танышлары очраклы гына белеп калган. Алар баланы алып китеп, полициягә тапшырган. Әле бала реанимациядә, аның авырлыгы – 3 килограмм 100 грамм. Аңа озак вакытлар ач торганлыктан аңа өченче дәрәҗә дистрофия диагнозы куелган. Әнисе психиатрия клиникасына җибәрелгән.
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|