поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.10.2020 Хәвеф-хәтәр

Буадагы бер хуҗалыкта меңнән артык каз һәм үрдәкне яндырганнар

Буа районының Карлы авылында фермер Мөдәррис Хәйруллов хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган. Меңнән артык каз һәм үрдәген яндырырга туры килгән.

Фермер җәй башында мең дә туксан дүрт баш каз бибие алып үстергән. 27 сентябрьдә Чувашиядән 126 үрдәк тә сатып ала. Берничә көннән үрдәкләре үлә, соңрак казлары да кырыла башлый. Шуннан фермер ветеринарларга мөрәҗәгать итә. Буа ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Әхмәтов “ШК”га хәбәр иткәнчә, 21 көнгә карантин игълан ителгән. Башка хуҗалыклардагы кош-кортлар да контрольдә тотыла.
 
– Бу күңелсез хәл Чувашиядән китерелгән үрдәкләрнең ветеринария белешмәсе булмавы аркасында килеп чыкты. 45 көнлек үрдәкләр чирле булган. Шуннан авыру казларга да күчкән. Ветеринария белешмәсе булган очракта да Мөдәррис Хәйруллов аларны ике атна карантинда тотарга тиеш иде, ә ул башта ук аларны казлар янына җибәргән. Анализлар каз-үрдәкләрдә кош гриппы булуын күрсәтте. Башта үрдәкләрне үзе генә дәвалап караган, әмма бу күпкә җитди булып чыкты. Барлык кош-кортларны да укол кадап йоклаттык та яндырдык. Кошлар торган утарны дезинфекцияләдек. 15 см тирәнлектәге җирен кырдырып алдык, шул участокка сүндерелмәгән известь сибәчәкбез, – дип сөйләде ул безгә.
 
Авыл халкына кош-кортларын урамга чыгармаска, ябык бинада тотарга кушылган. Кошлары үлә калса, шунда ук ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегездә булса, моннан өч ел элек Лаеш кошчылык комплексында тавыкларда кош гриппы таралган иде. Аның аркасында 400 меңнән артык тавыкны яндырдылар. 2018 елда да кош гриппы буенча Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында карантин игълан ителде.
 
Кош гриппын булдырмый калу өчен:
ветеринар-озату документларыннан башка кош-корт сатып алмаска;
аны ике атна көн аерым тотарга;
кош-корт алганда сатучыдан документларын таләп итегез. Аның каян китерелгән, нинди вакциналар ясалган, нинди ветеринария эшкәртү процесслары узганлыгы белән кызыксыныгыз;
 
Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау.
Фото: http://buinsk-tat.ru
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»