поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.10.2020 Җәмгыять

Тугры дуслар 33 елдан соң табышканнар

Быел гаиләбездә истә­лекле вакыйга булды: ирем Рамил 33 елдан соң яшьлек дусты Самат абый белән очрашты. Әлбәттә, интернет ярдәмендә.

Март айларында ВКонтакте аша телефоныма хәбәр килеп иреште. Инде күптәннән иремне эзләү­ләре, аралашырга те­ләү­ләре турында язганнар, телефон номерын күрсәткәннәр иде. Шатланып, шундук иремә чылтыраттым (ул ВКонтактеда теркәлмәгән).

...Ике дус Самат белән Рамил 1984 елда, ягъни моннан 36 ел элек Мамадыш җирендә очрашалар. Рамил Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, юллама буенча 3 ел­га бирегә эшкә җибәрелә. Мамадыш районының Вахит авылында туып-үскән Самат Әхмәтов исә бу вакытта Мамадыш совхозында агроном булып эшли. Иремнән 6 елга өлкәнрәк Самат бу хезмәтне инде биш ел башкарган шактый тәҗрибәле белгеч була, ерактан килүче яшь хезмәттәшенә һәрчак ярдәм кулы суза. Игелеге өчен рәхмәт аңа! Авыр да, җаваплы да эшне алар бергәләп җигелеп тарталар, шатлыкларын-кайгыларын бүлешәләр. Рамил бу якларны үз итә, эшен ярата, яңа дуслар таба. Мамадышта эшлә­гән елларын хәзер дә бик сагынып искә ала.
 
Самат абый 1985 елның 6 июлендә Мамадыш районы, Түбән Ушма авылы кызы, фельдшер Раузалиягә өйләнә. “Кунаклар бик күп иде, өстәлләрне урамга ук урнаштырдык, рәхәтләнеп күңел ачтык”, — дип искә төшерә алар туенда шаһит булган ирем.
 
Рамил 1987 елда туган ягына — Чуваш Республикасының Яльчик районына кайта. Дуслар аерылганда очрашып торырга, кабаттан күрешергә дип вәгъдәләшәләр. Тик тормыш ыгы-зыгысы, эш-мәшәкать вәгъдәләрне үтәргә мөмкинлек бирми шул. Булачак ирем туган авылы Сориледән чык­мыйча эшли, үзе әйткәнчә, “колхозны күтәрә”. Шулай сизелми генә ел артыннан ел уза.
 
...Табышып, өйләнешкәннән соң беренче балабыз тугач ирем бик шатланды, аңа яшьлек дусты хөрмәтенә Самат исеме кушарга теләде. Мин Азат дип атыйк дидем. Улыбыз бик авырлык белән туды, дөньяга килә алмыйча иртәдән кичкә кадәр газаплангач, кесарев кисүе ясарга туры килде. Шул михнәтләрне кичергәнгәдер инде, ирем минем белән килеште, улыбыз Азат булды. Аңа яшь тә 9 ай тулгач икенче балабыз туды. Кыз көткән идек, монысы да малай булды. Исем турында сүз куертып та тормадык, иремнең Самат дип кушасын белә идем инде. Саматка быел 13 тулды, улыбызның адаш абыйсына охшап акыллы һәм тырыш булуын телибез.
 
Мамадышта яшәүче Самат абый гаиләсе бе­лән Рамил яздан бирле телефон, ватсап аша аралашып торды. Үзе быел ничек тә күрешергә иде дип хыялланды. Очрашмауларына 33 ел вакыт узып киткән бит!
 
Әхмәтовлар гаиләсендәге истәлекле вакыйгага — кавышуларына 35 ел тулган көнгә турылап, Урал тауларына охшатып эшләнгән түбәтәй, баллы чәкчәк, Бардада гына пешерелә торган гөбәдия һәм бүтән күчтәнәчләр алып, Мамадышка кузгалдык. Аралар 400 чакрымнан артык.
 
Ирем Мамадышка килеп керүгә таң калды! Яшь­легендә йөргән урыннарны урап узды, үзе яшәгән йортны эзләп табарга теләгән иде дә, булдыра алмады — барысы да шулкадәр үзгәргән, матурланган икән. Чылтыраткач, Самат абый яныбызга очып диярлек килеп җитте. Дулкынландыргыч күрешү мизгелләре, күз яшьләре, булды инде...
 
Бу гаиләдә безне түргә табын корып кодалардан да артык көтеп торганнар иде, өстәлдә кош сөте генә юк! Самат абый бе­лән Рамилнең сөйләшеп сүзләре бетмәде, элек бергә эшләгән иптәшләре белән дә күрешеп килделәр. Кайсы таныган аны, кайсы — юк, ә кемнәрдер якты дөньядан инде китәргә дә өлгергән. Хуҗабикә Раузалия ханым белән безнең уртак сүзләр күп булып чыкты. Безне очраштырган кызлары Эльмира әти-әнисенең уң кулына әйләнгән, икенче кызлары Казанда яши, эшли икән.
 
Иртәгесен Мамадыш урамнарын урадык, үзәктә Яшьлек скверында, Яр буе урамында булдык. Биек Пузанка тавына менеп шәһәргә күз салдык, искиткеч матур!
 
Санаулы көннәр бик тиз үтте, тәмле сыйлардан, кадер-хөрмәттән кү­ңелебез булды. Дусларыбыз безне бүләк-күчтә­нәчләр төяп, хөрмәтләп озатып калдылар.
 
Тормышта туганнарсыз яшәп булмаган кебек, дусларсыз да яшәве кыен. Хәзер интернет аша хә­бәрләшеп торабыз. Сөйләшеп сүзләр бетми. Агроном булганлыктан, Самат абый бик оста бакчачы икән, әллә ничә төрле җиләк, кура, виноград, үзе үк чыбыкча ялгап, алмагачлар үстерә. Безгә дә үсентеләр биреп кайтардылар, барысы булмаса да, тамырланып киттеләр менә — ризыкка язсын. Файдалы киңәшләр дә бирде Самат абый, ә бит яхшы киңәш — ярты эш ди. Барысы өчен дә зур рәхмәт аларга!
 
Сүз уңаеннан, үзем дә Казандагы дустым Эльвира Ренат кызы Мөхәмәдишеваны эзлим. Аның Эльмира исемле игезәк сыңары да бар. Интернетны да айкадык, юк кына бит! Совет районындагы 121нче мәктәп-гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытканда дуслашкан идек. 2006 елларда Чувашиядә яшәгәндә ире Рөстәм (ул Буа якларыннан) белән бер килгәннәр иде, шуннан бирле күрешкән юк. Бик табасым килә үзен.
 
Шул туксанынчы еллар уртасында бергә эшләгән мәрхәмәтле завучыбыз Филсинә Кадыйр кызы Иләлдиновага, хезмәттәшләрем Гөлинә Камил кызына, Хәдичә Гатаулла кызына һ.б. зур сәламнәремне җиткерәм. Сезне һәрчак сагынып искә алам, ярдәмегез өчен рәхмәтле булып яшим.
 
Бу юлларны язганда мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхинең: “Дуслар кирәк тормышта”, — дип җырлаганы искә төште. Бик хак сүзләр. Бернигә карамыйча, күрешеп, аралашып яшәргә Ходай насыйп итсен.
 
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Пермь крае, Барда авылы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»