поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.10.2020 Мәгариф

Самара өлкәсе татарча диктант язды

“...Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми...”

Үткән шимбәдә Россия төбәкләрендә яшәүче меңләгән милләттәшебез татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәреннән алынган өзек буенча татарча диктант язды. Ә татарстанлылар һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен башка текстлар тәкъдим ителгән иде.
 
“Татарча диктант” бөтендөнья акциясе елдан-ел киң колач җәя бара. Быел анда 30 ил, 60 төбәк катнашкан. Илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне күздә тотып, оештыручылар быел бу чараны онлайн форматта гына уздырырга тәкъдим итсәләр дә, күп җирләрдә, саклык чараларын үтәп, диктантны күмәк язганнар.
 
Самара өлкәсендә “Татарча диктант” акциясе ничек узуы, чарада кемнәр катнашуы турында оештыручылар һәм диктант язучылар белән сөйләштек.
 
Самара “Яктылык” татар мәктәбенең укыту һәм тәрбия бирү эше буенча директор урынбасары Фәридә ХӘМИДУЛЛОВА:
 
- “Яктылык” мәктәбе берничә ел буе “Татарча диктант” язу мәйданчыгы булып тора. Бу чарада ата-аналар да, балалар да теләп катнашалар. Ә быел, билгеле сәбәпләр аркасында, мәктәп балалары – 5 - 11нче сыйныф һәм теләкләре булган 3 - 4нче сыйныф укучылары, якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүчеләр генә язды. Барлыгы 230дан артык кеше җыелды.
 
Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов башлангыч сыйныф укытучысы Рәхимә Хәйрованың диктант текстын укуын видеога төшереп, сайтның YouTube каналына урнаштырды. Без аны ата-аналарга җибәреп, онлайн-рәвештә акциягә кушылуларын соралдык. Шулай итеп, әти-әниләр, әби-бабайлар да татарча диктант яздылар.
 
Камышлы авылы китапханәчесе Зөлфия ЯРУЛЛИНА:
 
- Татар теленә карата кызыксыну уяту, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылган бу чарада 3 ел рәттән катнашабыз. Быел да читтә калмадык.
 
Диктант бик авыр булды дип әйтмәс идем. Шулай да кайбер онытылган сүзләр очрады. Бу миңа сүзлек запасымны киңәйтергә, онытылганны хәтеремдә яңартырга ярдәм итте.
 
Диктант өчен бу текстны сайлауларын хуплыйм. Нәби Дәүли (тулы исеме Нәбиулла Дәүләтшин) – катлаулы тормыш юлын үткән шәхес, Бөек Ватан сугышында һәм Бухенвальд-Дора лагерьларында оештырылган антифашис-тик Каршылык хәрәкәтендә катнашкан күренекле татар язучысы. “Яшәү белән үлем арасында” әсәрен ул сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язган. Узган гасырның 60 - 80нче елларында повесть бестселлерга әверелгән иде. Әсәрне һәркемгә, аеруча яшьләргә укып чыгарга киңәш итәм.
 
Сызран шәһәре Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ:
 
- Без, сызранлылар, татарча диктантны шәһәр китапханәсенең 18нче филиалында яздык. Акцияне “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте (җитәкчесе Гөлнара Дәүләтшина) һәм китапханә хезмәткәрләре югары дәрәҗәдә уздырдылар. Диктант текстын Гөлнара ханым оста һәм аңлаешлы итеп укыды.
 
Гөлсем ханым Салихова “Татар исемле халык бар” дигән кызыклы күргәзмә дә оештырган иде. Чарага килүчеләр татар милли ризыклары, киемнәр, матбугат чаралары, китаплар белән таныштылар.
 
Бу файдалы һәм мөһим чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга, безне чарага чакырган Һашия ханым Рәфыйковага олуг рәхмәтләремне җиткерәсем килә!
 
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 07.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»