|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2020 Җәмгыять
"Башваткыч" алып баручысының исеме билгеле булды«Татарстан Яңа Гасыр» каналындагы “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы билгеле булды. Билгеле булганча, ТНВда алып баручы урынына кастинг булды. Бу урынга барлыгы 6 кеше дәгъва кылды. Болар: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов.
Шулай итеп, яңа сезонда “Башваткыч” тапшыруын җырчы Рафил Җәләлиев алып барачак. Аның катнашындагы беренче тапшыруны якшәмбе көнне 18:00 сәгатьтә ТНВ каналында карый аласыз.
“Башваткыч” тапшыруы 2011 елдан бирле эфирга чыгып килә һәм бу вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аны Җәвит Шакиров, аннары Зөлфәт Зиннуров алып бардылар.
--- |
Иң күп укылган
|