|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2020 Җәмгыять
"Бездә форс-мажор!" - Рөстәм Нәбиев белән күңелсез хәл килеп чыкканБу көннәрдә паралимпиче, блогер Рөстәм Нәбиев гаиләсе белән Төркиядә ял итә иде. Салкын Эльбрус тауларын яулап кайтканнан соң, җылы якларга юллама алып үзләренә шундый кечкенә бүләк ясаган иде Нәбиевлар. Әмма бар да яхшы гына барганда көтелмәгән хәл килеп чыккан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рөстәм белән Индира яллары тәмамлану көнен бутаган һәм Россиягә очучы рейска соңга калган.
Алар ял тәмамлану көне 29ы түгел, ә 28 сентябрь икәнлеген ачыклый. Ә самолетка кадәр нибары 1,5 сәг вакыт калган була.
“Дуслар, бездә форс-мажор. Кыскасы, без бүген очарга тиешлегебезне әле генә белдек. Һәм безнең самолетка кадәр сәгать ярым вакыт. Ашыгыч рәвештә әйберләр җыйдык. Бу - чын-чынлап экстрим. Индира без 29ы очабыз, диде. Мин хәтта ваучерны да карамадым”, - ди Рөстәм.
Әлбәттә, алар самолетка өлгермәгән. Шулай да Нәбиевлар Уфага исән-имин кайтып җиткәннәр.
Фото: instagram.com
--- |
Иң күп укылган
|