поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.09.2020 Җәмгыять

«Ирем өйдә квартирант кына!»

Кәчимир авылында яшәүче Степановларның итәк тулы – бала, абзар тулы – мал, бакча тулы – җиләк-җимеш, яшелчә. Башкалардан аерылып торган яклары да юк кебек инде…

Рәйхана апа Степанова – шушы гаиләне туплап, өй җылысын саклап торучы, Радик абыйның яраткан хатыны, өч баланың кадерле әнисе. Гаилә тарихын аннан сорашабыз. Ә хатын-кыз сөйләшергә-серләшергә ярата бит инде ул! 24 августта Степановлар гаиләсенә 24 «яшь» тулган икән. Шул 24 елга бәхетле-мәхәббәтле дә, сынаулы да чаклар сыйган.
 
Рәйхана апа белән Радик абыйның тәүге сабыйлары җитлекмичә, алты айлык булып туа. Табибларның: «Өметле бала булмас, ташлагыз!» – дигән сүзләрен дә ишетәләр. Ишетәләр, әмма чынга алмыйлар! Улларының ишетү сәләте юк. Аның сөйләшүен дә якыннарына гына аңлау бирелгән. Моңа да карамастан, Руслан – спортчы. Төрле ярышларда җиңеп, әти-әнисен сөендереп кенә тора. Кемнән ким соң әле ул? Русланнан кала тагын ике балалары – Артур белән Ильвира бар. Тиктормас ата-аналары кебек, алар да барысын да булдыра торганнардан.
 
– Олы улым  бөтен йортны карап тора, уң кулыбыз ул өйдә. Аннан башка мин – нуль! Дөрес, балаларны беркайчан да авыру һәм сәламәт булуларына карап бүлмәдек, барысын да тигез карадык. Ирем өйдә квартирант кына! Ялга кайта да тагын китә. 21 еллап инде командировкаларга китеп эшли ул, – ди Рәйхана апа. Зарланмый, юк! «Квартиранттан файда бар ич: күп итеп акча алып кайта, безне ярата!» – дип шаяртып  ала.
 
Эше дә балалар белән бәйле әңгәмәдәшемнең. Рәйхана апа «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. «29 ел шушы хезмәттә мин. Үз эшемне яратам. Балаларга татар телен өйрәтәм», – дип сөйләде ул.
 
Рәйхана апаның вакыты гаиләсенә дә, җәмәгать эшенә дә кала. 2017 елда «Нечкәбил» бәйгесендә «Игелекле Нечкәбил» номинациясендә җиңүче булып таныла.
 
Руслан, Артур һәм Ильвира телефон тотып түгел, эш рәтен белеп үсәргә тиеш. Степановлар шуңа күрә дә өй тулы мал асрый.
 
-7 ел атлар асрыйбыз. Быел бер атны колынлатырга уйладык. Кечкенәдән үк кулга ияләштереп, болыннарда уйнатып үстерергә хыялланабыз. Ике атыбыз бар хәзер. Иткә дип үстерәбез берсен, – дип тезеп китте Рәйхана апа. – Хыялланырга яратам инде, сизгәнсеңдер… Бытбылдык ите файдалы дигәч, анысын да сатып алдык. Алар шырпы кабының яртысы кадәр генә инде! Сөбханалла, тиз үсеп киттеләр! 10 ана, 8 ата бытбылдыгыбыз бар. Көн саен 10ар йомырка җыеп алам. Үрдәк-каз да асрыйбыз. Күркәләр дә бар иде әле. Иң зурысы 7 килога җитте! Олы улым: «Әни, сыер алабызмы?» – дигәч, танабызны сыер итәргә булдык. Үгез асрыйбыз. Авылда яшәгәч, мал-туар янында кайнашып яшәргә кирәк, дим. Бакчамда – сары кура җиләге, зелпе, бөрлегән. Быел балалар белән урманнан каен җиләге алып кайтып утырткан идек. Көзен чәчәк атып маташалар! Шуңа куануымны белсәң!..
 
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»