|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2020 Җәмгыять
"Бар, күршеңне чакыр! Самавырны яңарттым..." - гыйбрәтле ШИГЫРЬМатур көзләр җиткәч сезнең дә шулаймы ул - әллә нигә күңелләр дә тула, йөрәк тә ямансулый. Башта бик еракларга алып китә торган уйлар, истәлекләр яңара. Моңлы көйләр генә тыңлап, матур шигырьләр генә укыйсы килә. "Матбугат.ру"ны укучылар игътибарына шундый шигырьләрнең тагын берсен тәкъдим итәргә булдык, укып алыгыз әле. Үз фикерләрегезне язып калдырырга да онытмагыз. Өстерәп алып чыгардым мин аны колагыннан,
Инде бик карт самавырны, әнкәйнең чоланыннан...
Шәпләп юып агарткач, үзәгенә ут яккач,
Тотынды ул көйләргә, яшь чакларын сөйләргә:
“Танымадым сине, - ди, - Олыгаеп киткәнсең...
Синең белән күрешкәнгә күпме вакыт үткән соң?
Ничә бала, минем янда, гөрләп утыра иде!
Җаныгызга җылы биреп, пар бөркеп тора идем...
Чәйләремне барыгыз да яратып эчә иде,
Өске ягымда тезелеп йомырка пешә иде...
Күршеләр керә, кичләре күңелле үтә иде...
Байлык юк, тик кайнар чәем, барына да җитә иде...”
Кайнады да самоварым, бер мәлгә тынып калды:
“Хәзер ничек, яшисең соң?” - дип миңа сорау салды.
“Хәзер бар да бар, өйләрдә газлар яна, тамак тук,
Өстәлләрдә самавыр юк, йөрәкләрдә җылы юк...
Хәзер кешеләр күршегә ни өчендер кермиләр,
Күберәге күршесендә кем яшәвен белмиләр...
Җаннарыбыз яшеренгән, яхшы туннарга төреп...
Бикләнгәнбез... чоландагы иске самавыр кебек...
Менә шулай яшибез!” - дип самоварга күз аттым...
“Бар, күршеңне чакыр! - диде, - Самавырны яңарттым...”
Гөлфия Низаметдинова
--- |
Иң күп укылган
|