|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2020 Җәмгыять
Розалия Зәкиева Ютуб каналында килен белән кайнаналарга багышлап ШИГЫРЬ укыйНәфис сүз остасы һәм танылган алып баручы Розалия Разых кызы Зәкиева үзенең Ютуб каналында үзенчәлекле шигырь укып, интернетка урнаштырган. Видеоязмада ул киленнәр белән кайнаналар, алар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлап, Гамил Авзалның "Кайнана" шигырен укый. Бу тема, һичшиксез, бүген генә түгел, һәрвакытта да актуаль булып кала торган тема. Артистканың Ютуб каналында башка видеоязмалар да күрергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Розалия ханым Зәкиева 1957 елның 31 мартында Казан шәһәрендә туган.
Ул 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Р. Зәкиева 1981 - 1992 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә алып баручы, конферансье булып эшләү дәверендә бик күп күренекле сәнгать осталары белән бергә халкыбызга хезмәт итә. Ул милли әдәбиятыбызның иң матур үрнәкләрен, фольклор әсәрләрен илебез буенча һәм Германия, Төркия, Швейцария, Австрия, Польша кебек чит ил сәхнәләрендә пропагандалый.
Истанбул медицина университеты оештырган “Дуслык күпере” фольклор фестивале белән Европа буйлап йөргәндә Казан ханбикәсенә багышланган “Сөембикә бәете” музыкаль-әдәби композициясе аның визит карточкасына әверелә. Р. Зәкиеваның репертуарында реприз яки конферанслар кебек кыска эстрада номерлары белән беррәттән, классик татар әдипләренең зур күләмле әсәрләреннән өзекләр дә урын алган.
Г. Исхакыйның “Остазбикә”се, Кандалый, Дәрдемәнд поэзиясе; М. Мәһдиев иҗаты, Ф. Хөснинең Г.Тукай турында язылган “Энҗеле калфак” хикәясенә Зөлфәтнең Тукай шигырьләрен кертеп төзегән әдәби композициясе, Ф. Шәфигуллин юморы, Р.Фәйзуллин, Д. Сирай, Х. Әюпов, И. Юзеев, Р. Харис, Э. Шәрифуллина, Зөлфәт һәм башка шагыйрьләребез язган әсәрләр Р. Зәкиева башкаруында бик күп сәхнәләрдә һәм телеэкраннар аша яңгырап ирешелде. Әлеге әсәрләрнең күбесе Әдилә Ибушева уйнавында скрипка моңы яки Оскар Гомәров җитәкчелегендә “Рух” скрипкачылар ансамбле, Тәлгат Әхмәтовның фортепианода яңгыраткан милли көйләребез белән бик күп сәхнәләрдә, “Чулпан”, “Җомга көн кич белән”, “Әлли-бәлли” һ.б телевизион тапшыруларда үрелеп бара. Татарстан районнары һәм Казан мәктәпләрендә балалар өчен махсус шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән төзелгән программалар белән чыгыш ясый ул.
2011 елда Р. Зәкиева Г. Тукай шигырьләре тупланган “Сабыйга” дип аталган аудиокассета чыгара. Ул бөек шагыйрьнең бик күп әсәрләрен Мөнирә һәм Сәгыйт Хәбибуллиннар җитәкчелегендәге халык уен коралары оркестрына кушылып башкара. Аның иҗатында балаларга багышланган программалар күпкырлы, алар арасында Ф. Яхинның "Сөембикә кыйссасы”, төрле халык әкиятләре, шигырьләр, хикәяләр бар.
--- |
Иң күп укылган
|