|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2020 Криминал
Кансыз бәндә сөяркәсенең үчен баласыннан алганКичә Түбән Новгород өлкәсендәге Неклюдово поселогында автобустан төшкәч югалган 9 яшьлек Лераның җансыз гәүдәсе табылган. Баланы әнисенең элекке сөяркәсе үтерүе ачыкланган. 34 яшьлек Павел Сурков белән Лераның әнисе күпмедер вакыт бергә яшәгәннәр. Тик гаилә тормышы барып чыкмаган, хатын үзенең әнисе янына яшәргә кайткан. Сурков берничә тапкыр аның янына килеп янаган, үзен ташлаган өчен үч алачагын белдергән.
Фаҗига буласы көнне ул 9 яшьлек Лераны мәктәптән каршы алган, алар автобуста бергә кайтканнар. Бала автобустан төшкәч югалган. Ул өенә кайтмагач, әнисе чаң суккан. Эзләүгә волонтерлар кушылган. Нәкъ менә алар кызның җансыз гәүдәсен тапкан да инде. Урамдагы камера язмасында полиция Лераның янында Сурковны күрә, шул рәвешле җинаятьченең эзенә төшәләр.
Лераны мәктәптән һәрчак картәнисе барып алган була, ә менә фаҗига буласы көнне ул оныгын каршы ала алмый.
Мәрхүмә кызның әнисенә һәм туганнарына Ходай сабырлык бирсен инде.
Фото: kurskcity.ru
--- |
Иң күп укылган
|