|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2020 Фаҗига
Дүртесен бер кабердә җирләгәннәрУзган шимбәдә юл-транспорт фаҗигасендә бер гаилә һәлак булган иде. Алар Белоретта яшәгән булган. Мәрхүмнәрне бер кабердә җирләгәннәр. -Җирләү сишәмбе көнне узды. Барысын да бергә күмделәр. Шәһәр хакимияте ярдәм итте, яхшы урын бирде, — дип хәбәр итә аларның туганы.
Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, "Volkswagen Polo" руле артындагы 32 яшьлек Влад, аның пассажирлары - 26 яшьлек хатыны Инна, өч яшьлек Кристина һәм биш яшьлек Тимофей "MAN" йөк машинасы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә гаилә шул урында һәлак була.
Соңрак балаларның әниләре белән бергә ул көнне Уфага әтиләрен вахтадан каршы алу өчен килүе мәгълүм булды. Анысы Мәскәүдән кайткан булган...
Фото: ufa1.ru
--- |
Иң күп укылган
|