|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2020 Шоу-бизнес
Илназ Гарипов: “Ник бала алып кайтмыйсыз?” — диючеләр барТанылган җырчы белән әңгәмә. — Илназ, соңгы арада нинди яңалыкларың бар? — Төркем белән йөрер өчен микроавтобус сатып алдым. Бөтен акчаны шуңа тоткан идем, өегездә утырыгыз дигәндәй, үзизоляция кертелде. Зарланмыйм, дүрт ай эчендә ял иттем, уйларны, эшләрне тәртипкә китердем. — “Бушану” ничек булды? Күп уйландыңмы?
— “Перезагрузка” кирәк иде. Бөтен техниканы төзәттем. Якыннар белән күрештем. Көн саен диярлек сеңлем — икенче буын туганымның кызы Сәйдә янына керә башладым.
— Сәйдә сине тагын да таныта башлады әле?
— Аның белән видеоларны күп куям. “Инстаграм”ымны активлаштырды. Хәзер ягулык салу станцияләрендә 3 яшьлек Сәйдәгә сәлам әйтәләр. Теле дә “абый” дип ачылды бугай.
— “Кызың бит ул”, — дип язучылар күп. “Кайчан гаилә корасың?” — дип сорап ялыктырганнардыр...
— Хәзер ул сорауны бирмиләр. Минем кебек өйләнмәгәннәр күп. Гел Сәйдә белән уйнагач: “Ник үзегезгә бала алып кайтмыйсыз?” — диючеләр бар. Кирәк дип кенә ярамый. Моның өчен яратып, төпле гаилә кору мөһим. Һәрчак өйгә кайтасы килеп торырлык булсын.
— “Гашыйк булсам, балалы хатынга да өйләнә алам”, — дигән идең. Фикерең үзгәрмәдеме?
— Алам, әлбәттә. Бу фикерем үзгәрмәде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|