|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2020 Җәмгыять
Шагыйрь Әхмәт Рәшит белән хушлашу урыны һәм вакыты билгелеБүген шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитнең йөрәге тибүдән туктады. Хушлашу иртәгә – 25 сентябрьдә Казанның Фатих Әмирхан проспекты 45нче йорт адресы буенча булачак, дип хәбәр итә ТР язучылар берлеге. Соңгы юлга озату сәгать 10 да башлана.
Әхмәт Рәшит туган җирендә – Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләнәчәк.
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.
--- |
Иң күп укылган
|