|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Казандагы шартлауның сәбәбе ачыкланды
Моңарчы Казанның Киров районында берничә тапкыр каты шартлау тавышы, куе төтен таралуы хакында хәбәр таралды. Моның сәбәбен ачыклау максатында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннәр. - Түбән Кама "Нефтехим -Этиленопроводлар" ҖЧҖ идарәсе үз базасында сынау эшләре башкара. Шуңа рәвештә каты тавышлар да килә, халык куркуга калмасын, хафаланырлык урын юк. - диде безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|