поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.09.2020 Җәмгыять

Үлмик әле, исән булыйк

Югалтулар күп быел. Шулай буласын алдан ук чамалаган да идек, чөнки алдан ук кәбисә елы дип борчылдык. Аңлатып булмаслык ниндидер закончалык бар бу елда барыбер. Җитмәсә, коронавирусы да килеп кушылды.

Күпме артист, күпме журналист һәм әдипләр, галимнәр, эшмәкәрләр һәм депутатлар китте быел. Өлкәннәре дә бар, гөр итеп яши башлаучылары да җитәрлек. Типсә тимер өзәрдәй спортчылар, пәһлеван батырлар да китте быел. Яшәешнең үз кануны шул: адәм баласы барыбер кайчан да булса бер күзләрен мәңгелеккә йома. Һәм моның белән берни эшләп тә, үлемгә каршы торып та булмый.
 
Мәгънәсез үлемнәр дә җитәрлек, анысы. Адәм баласы наркотигыннан, аракысыннан да үлә, ашыга-ашыга, кагыйдәләрне санга сукмыйча машинасында һәлакәтләргә очрап та бакыйлыкка күчә. Ә үз-үзенә кул салучылар күпме... Боларының да Ходайдан вакытыр җиткәндер дип уйлап куюдан ары китә алмыйбыз.
Танылган шәхесләрнең бакыйлыкка күчүе халыкта зур кайгы хисе тудыра. Соңгы юлга озатуларга филармонияләрне, опера һәм балет театрларын тутырып кеше килә икән, димәк, халык аны яраткан, үз иткән, хөрмәтләгән. Димәк, бу тормышта ул юкка гына яшәмәгән, тирән эз калдырган. “Кеше китә – җыры кала” дигән мәгълүм гыйбарә дә юкка гына барлыкка килмәгән бит. Кемнеңдер җыры, кемнеңдер әсәрләре, фәнни хезмәтләре, эшләгән яхшылыклары, кылган гамәлләре кала. Әйе, үлемсезлек, мәңгелек дигән төшенчәләр дә бар әле. Үлем һәм үлемсезлек...
 
Олпатлар, остазлар, легендалар китеп бара. Үлем һәрберебезнең янәшәсендә генә булса да, бер сорау туа: шәхесләрне кем алмаштыра? Халыкчан, моңлы тавышлы сәхнә йолдызларына алмашка татар җырына нинди тавышлар килә? Сан сыйфатка әйләнерме? Гомерен фәнгә багышлаган, том-том китаплар язган профессор-докторларыбыз урынын кемнәр алыр? Әдәбият, сүз сәнгате классикларына алмаш, гомумән, бармы? Саегабыз, ярлыланабыз түгелме? Бүгенге талантлар, киләчәктә матди байлыкны беренче планга чыгармыйча, мәңге сүнмәселек йолдызларга әверелә алырмы?
Исән булыйк...
Фото: https://pixabay.com/ru/

 


Радик САБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 21.09.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»