|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2020 Криминал
Татарстанда көнче ир өч бала анасын үтергәнТатарстанда 40 яшьлек ирне 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Казанның Совет районы прокуратурасы 40 яшьлек ир-тка карата җинаять эше ачты. Ул хатынын үтерүдә гаепләнә. 2019 елның 1 августында көнне көнче ир хатынын буып үтергән. Өч балигъ булмаган бала әнисез калган. Җинаять кылыр алдыннан ир балаларын әбиләренә илтеп куйган булган. Ир үзенең гаебен тулысынча таныган.
Хәзер ул 9 елга кырыс режимлы колониягә озатылачак. Ә балалар әбиләрендә тәрбияләнә.
Фото: gtrk.tv архивыннан
--- |
Иң күп укылган
|