поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.09.2020 Ир белән хатын

"Иремнән качарга ярдәм итегез!"

Уфада авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын ярдәм сорый. Күпбалалы гаиләләргә ярдәм фонды волонтерлары сөйләвенчә, Мәскәү өлкәсендә яшәүче кызны эчкече әнисе кечкенә чагында балалар йортына биргән.

Балигъ булганчы Вероника махсус учреждениедә тәрбияләнгән, ә 18 яшь тулгач, аңа коммуналкада бүлмә ачкычларын биргәннәр. Элек биредә анасы яшәгән булган. Тик күршеләре яңа хуҗабикә белән уртак тел табарга ашыкмаган. Нәтиҗдә, Вероника танышларында һәм социаль приютларда яшәгән.
 
Бервакыт Вероника Башкортстан егете белән танышкан. Егет, янәсе, Мәскәүгә командировкага килгән булган. Ул аның әдәпле кеше булуына ышана һәм тиздән яшьләр арасында җылы хисләр барлыкка килә. Бераздан егет сөеклесенә туган ягына күчеп китәргә һәм кечкенә генә авылда яшәргә тәкъдим итә.
 
Алар ике елга якын бергә яши. Вероника балага уза. Әмма егет бик нык эчә, өйдән чыгып китеп югалып тора. Вероника ирнең кайда эшләгәнен дә анык кына белми. Ул аның эше сәүдә белән бәйле дип уйлый, егеткә еш командировкага китәргә туры килә. Әмма бервакыт егет кире әйләнеп кайтмый. Ә берничә көннән соң Вероника яшәгән өйгә полиция кереп китә. Егет урлашу өчен зур шәһәрләргә "командировка"га йөргән икән. Шулай ук, аның наркотиклар куллануы ачыклана.
 
Хәзер Вероника Мәскәүгә китәргә, анда баласын тудырырга, мирас буенча калган бүлмәсен төзекләндерергә хыяллана. Иң мөһиме - баланың әтисе генә аларны эзләп тапмасын. Кызганычка каршы, Верониканың билетларга да акчасы юк. 30нчы атна йөкле булган хатынга бүлмәдә ремонт ясарга, бала тудыру йорты һәм беренче вакытта бала өчен кирәк булганның барысын да сатып алырга кирәк.
 
Әгәр телисез икән, булачак әнигә сез дә ярдәм итә аласыз. Карта номеры: 2202 2003 9989 0654. Яшь ананы ярдәмебездән калдырмыйк!
Фото: thesun.ie

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»