поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.09.2020 Криминал

Казанда ире ут төртеп яндырган хатын үлгән (ФОТО)

Казанда яшәүче ир-ат хатыны белән талашканнан соң аңа ут төрткән. Хатын-кыз пешү җәрәхәтләреннән үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә.

«Татар-информ» язуынча, фаҗига 9 сентябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан йортларның берсендә булган. Тикшерү фаразлавынча, 40 яшьлек ир-ат хатыны белән талашкан. Аннары йоклап ята торган хатыны өстенә составында спирт булган сыеклык сипкән һәм ут төрткән.
 
«Янгын фатирны чолгап алгач, күршеләр янгын хезмәтен һәм ашыгыч ярдәм чакырган», — дип сөйләде Эльвира Газизова.
 
Янгын таралганын күреп, ир-ат хатынын алып чыккан. Хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр, әмма бүген ул үлгән.
 
 
«Хатын-кызның тәненең 60 проценты, сулыш юллары пешкән. Аны реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә салганнар. Табибларның тырышлыгына карамастан, пациент авыр җәрәхәтләрдән үлгән», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш комбустиологы Радик Новиков.
 
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 
«Ир-ат күз күреме буенча инвалид. Ул гаебен өлешчә таныган. Якын арада тикшерү хезмәте шикләнелә торган ир-атка җәза билгеләүне сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк», — диде Эльвира Газизова.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»